КАРАР
25.12. 2019 ел № 38/8
2020 елга Тукай муниципаль районы Советы эш планы турында
Тукай муниципаль районы уставының 29 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. 2020 елга Тукай муниципаль районы Советы эш планын расларга (кушымта нигезендә).
2. Муниципаль район Советының даими комиссияләренә, Башкарма комитетка Совет каравына кертелә торган мәсьәләләрне әзерләүгә зур игътибар бирергә, Советныӊ, аның органнарыныӊ һәм үз норматив-хокукый актларының үтәлешенә ныклы контрольне гамәлгә ашырырга.
3. Билгеләнгән чаралар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлегенә йөкләргә.