2020 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма эш планы турында

 

2020 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең

җыелма эш планы турында

 

 

Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. 2020 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма эш планын расларга (кушымта нигезендә).

2. Билгеләнгән чаралар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлегенә йөкләргә.

 

 

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары                                          Р.И. Закиров

                                    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

 

2020 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең

җыелма эш планы

 

Чараның исеме

Башкару вакыты

Башкару өчен җаваплы

 
Бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия

 

1.

Район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча күрелә торган чаралар турында

Март

 

 

 

Район Башкарма комитеты,

халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы (килешү буенча)

2.

2019 елга һәм 2020 елның I кварталына район бюджеты үтәлеше турында

Апрель

 

Район финанс-бюджет палатасы

3.

 2020 елның 1 кварталындаТукай муниципаль районында салым җыю буенча чаралар үтәлеше һәм бюджет үтәлеше турында

Апрель

 

Башкарма комитеты

район

9 номерлы Федераль салым хезмәте инспекциясе

(килешү буенча)

4.

2020 елның I яртыеллыгына районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында

Август

Район Башкарма комитеты

6.

Районда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары турында

Октябрь

Район Башкарма комитеты

 

7.

2021 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында

Ноябрь

Район финанс-бюджет палатасы

8.

2020 елның январь-сентябрь айларына Тукай муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары, 2021-2022 елларга көтелгән нәтиҗәләр һәм социаль - икътисадый үсеш фаразлары турында

Ноябрь

Район финанс-бюджет палатасы

 
Социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия

 

  1.  

Район мәгариф учреждениеләрендә кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

Февраль

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

  1.  

Район коммуналь предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышы турында

Февраль

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район халкына флюорографик тикшерү үткәрү эшенең торышы турында

Апрель

«Тукай район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (килешү буенча)

  1.  

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында 

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район халкының мәшгульлеге һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү чаралары турында

Май

Район Башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы (килешү буенча)

  1.  

«Тукай район үзәк хастаханәсе» дәүләт автонос сәламәтлек саклау учреждениесенең гериатрия кабинеты эшчәнлеге турында

Август

«Тукай район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (килешү буенча)

  1.  

2020-2021 елларның көзге-кышкы чорына район торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын әзерләү турында

Сентябрь

Район Башкарма комитеты

 

  1.  

Мәдәният тармагы буенча бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеге турында

Сентябрь

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ

  1.  

 Тукай муниципаль районы «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге» МБУ эшчәнлеге турында

Октябрь

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

 

  1.  

Район халкына муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшне яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында

Ноябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

Районда халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру эшенең торышы турында

Ноябрь

Район Башкарма комитеты

 

 

 

 

 

Авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча

даими комиссия

 

 

  1.  

Район территориясендә хайваннарның куркыныч йогышлы авыруларын булдырмау буенча эпизоотия торышы һәм саклау чаралары турында

Март

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Районда бакчачылык хәрәкәтен үстерү турында

 

Апрель

Районның бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе (килешү буенча)

  1.  

2020 елның I кварталына район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү турында

Апрель

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Район торак пунктларын санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү барышы турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район территориясендә авылда эшләү өчен кадрлар җәлеп итү буенча төрле программаларны гамәлгә ашыру турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район территориясендә соралмаган җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эше турында   

Август

Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы,

авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культураларны җыю һәм азык әзерләү нәтиҗәләре турында

Октябрь

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

 

  1.  

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекләрне кышлатуга әзерлеге турында

Ноябрь

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

 

Законлылык һәм хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия

                                      

  1.  

2019 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең  оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында

Март

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

2020 елның I кварталына район территориясендә янгын куркынычсызлыгы торышы турында

 

Апрель

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

Район территориясендә ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, шулай ук эшкә сәләтсез гражданнарның хокукларын яклау буенча  закон үтәлеше турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Балигъ булмаганнар арасында наркомания, эчүчелек, тәмәке тартуны профилактикалау эшендә ведомствоара хезмәттәшлек турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

2018-2020 елларга Тукай районы территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасы үтәлеше турында

Июль

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге

(килешү буенча)

  1.  

Район җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында

Сентябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

2020 елның 9 аенда район территориясендә җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү,  җинаятьчел һөҗүмнәрдән гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча эш нәтиҗәләре турында

Октябрь

Район башкарма комитеты,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

Район территориясендә законсыз алкоголь әйләнешенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турында

Ноябрь

Район башкарма комитеты,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

             

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International