ТУКАЙ РАЙОНЫ ГИМНЫ

ТУКАЙ  РАЙОНЫ ГИМНЫ

 

Тукай исеме – бөек исем!

Рәзинә  Сәетгәрәева көе һәм сүзләре

 

Бөек Тукай исемен аклап,

Яши халкым үрләр яулап.

Кырлай ягы – дәверләрдә,

Туган телем – күңелләрдә.

 

Куш-та:Тукай исеме – бөек исем,

              Исеменә җис(е)ме килсен!

              Яңгыр вакытында явып,

              Җил дә вакытында иссен...

              Уңдырышлы еллар килсен!!!

 

Әкиятләр чынга аша,

Безнең төбәк чәчәк ата.

Алда көтә изге эшләр,

Тукай рухы мәңге яшәр.

 

Куш-та:Тукай исеме – бөек исем,

              Исеменә җис(е)ме килсен!

              Яңгыр вакытында явып,

              Җил дә вакытында иссен...

              Табыннарга икмәк менсен!!!

 

Кошлар белән Тукай кайта,

Безнең газиз туган якка.

Һәр яз саен тукайлылар,

Сабантуйда мәйдан тота!!!

 

Куш-та:Тукай исеме – бөек исем,

              Исеменә җис(е)ме килсен!

              Яңгыр вакытында явып,

              Җил дә вакытында иссен...

              Тоеп яшик  Т у к а й  хисен !!!

              Тукай исеме – бөек исем!!!

 

Соңгы яңарту: 2015 елның 17 ноябре, 11:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International