Республикада 450 меңнән артык шәхси хуҗалык һәм 5 меңгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыклар һәм авыллардагы фермер хуҗалыклары белән башкарыла торган эшләр турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Республикада 450 меңнән артык шәхси хуҗалык һәм 5 меңгә якын фермер хуҗалыгы исәпләнә, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен булдыруга һәм авыл тормыш рәвешен саклап калуга керткән өлешләрен исәпкәалсаң, бу юнәлешләрнең әһәмияте бик зур, диде Марат Әхмәтов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 2016 елның декаберендә 4 зонада очрашулар үткәрелде, аларда кече хуҗалык формаларын үстерү эшенә йомгаклар ясалды, үсеш мөмкинлекләрен эзләү һәм тиешле чаралар үткәрү турында фикер алышынды.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, авылларда социаль инфраструктураны үстерү буенча күп эш башкарыла, ләкин авыл халкының эшкуарлык белән шөгыльләнүе актив түгел. "Төрле программалар аша без авыл халкының эш белән тәэмин ителешен сакларга тырышабыз, әмма урыннарда халык белән турыдан-туры эшләү сүлпән бара", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры башлыгы. 

Муниципаль районнарга, авыллар башлыкларына авылларда эшкуарлыкны үстерү буенча озак сроклыпрограммалар булдыру һәм кабул итү йөкләнде, аларны гамәлгә ашыруның барышы квартал саен анализланырга тиеш. Марат Әхмәтов, халыкка игътибарлырак мөнәсәбәттә булган кайбер районнарда мондый программалар кабул ителгән дә инде, дип ассызыклады. Шул ук вакытта, шәхси хуҗалыклар өчен җаваплы урынбасарлар билгеләнмәгән, дип юилгеләп үтте ул. Күпчелек авыл җирлекләре башлыклары әлеге эшне өстәмә йөкләнеш дип саныйлар. 

Марат Әхмәтов фикеренчә, тормыш алып баруның төп юнәлеше – терлек асрау. Сыер - шәхси хуҗалыкның төп нигезе, ди ул. Сыерларның баш санын саклап калуга 2016 елда республика бюджетыннан 355 млн. акчасум бирелгән. Ярдәм күрсәтүнең мондый төре авыл халкы өчен зур таяныч, шуның аркасында шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары саны артты.  

Марат Әхмәтов ярдәм төрләре турында җентекләбрәк сөйләде. Беренчесе — кече фермалар төзү программасы (8 башка кадәр эре мөгезле терлекләр тоткан өчен). Әлеге программа буенча узган ике елда 150 млн. сумнан артык акча бирелде, бу - савым сыерларының баш санын 1060 ка арттырырга ярдәм итте, ә 2017 ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 1500 башка кадәр җитәчәк, дип фаразлана. 

Икенчесе - кысыр таналар һәм беренче мәртәбә бозауларга тиешле таналар сатып алуга киткән акчаны кайтару (бер башка 15 мең сум), субсидиянең гомуми күләме - 14 млн. сум. Әлеге программа аларның баш санын 917 гә арттырырга ярдәм итте. 

Гомумән алганда, республиканың 14 муниципаль районында шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны артты (Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Мөслим, Апас районнарында һ.б.ларда).

«Безгә халыктагы продукцияне сату, кооперативларны үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк, моңа бит бюджеттан да шактый ярдәм күрсәтелә. Соңгы ике елда грантлар ярдәмендә 11 кооператив төзелде, шул максатлар өчен алар 110 млн.сумнан артык грант алды», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов грант ярдәме белән уңышлы эшләүче буларак Зеленодольск районыннан «Индейка» кооперативын мисал итеп китерде.

«Соңгы елларда крестьян-фермер хуҗалыклары тотрыклы үсә, бу күбрәк терлекчелекнең динамикалы үсешенә бәйле, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. -Моның нигезен гаилә фермалары тәшкил итә. Аларның саны бүген – 1205, тагын 100дән артык төзелеп килә.2017 елда “Гаилә фермаларын үстерү”, «Яшь фермерларга ярдәм” программалары буенча эшләү дәвам итәчәк».

2016 елда 129 КФХ  грантлар отты, гомуми сумма 254  млн. сум тәшкил итте. Быелга тагын күбрәк сумма каралган, программаларда катнашучыларның 68е үз проектларын «Лизинг-грант» программасы ярдәмендә, техниканың һәм җайланмаларның бәясен 70%ка киметеп, ныгытты.

Чгышының азагында Марат Әхмәтов 2017 елда кече формаларга ярдәм төрләре турында сөйләде. Кечефермалар төзүгә 60 млн. сум каралган. 5 сыерлык кече ферма 120 мең сум акча алырга мөмкин, 8 сыерлы - 200 мең сум. 

Ул шулай ук ярдәмнең яңа төре кертелүе турында әйтеп узды, республикадан тыш сатып алынган 1 мең кысыр тана һәм беренче бозауларга тиешле таналар өчен бер башка 30 мең сум исәбеннән акча кире кайтарыла.

30 яңа гаилә фермасына 7 млн. сумга кадәр грант ярдәме биреләчәк (элек до 5 млн. сум булган), бу макстака 155 млн. сум акча каралган. 

Яңа эш башлаучы 70 фермерга 140 млн. сумлык ярдәм күрсәтү карала, сөт һәм ит юнәлешләре буенча грант күләме 3 млн. сумга кадәр арта. 

2017 елда 150 млн. сумлык грант ярдәмендә 110 кооператив булдырылачак. 

Марат Әхмәтов, республикада алга таба да кече хуҗалыкларга ярдәм итүнең нәтиҗәле төрләрен эзләү дәвам итәчәк, диде.  

Татарстан Респукбликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, эре мөгезле терлекләре булганнарга аларның баш санын арттыру мөмкинлеген карарга, андый хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк, диде. Ул шулай ук шәхси хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә багышланган зона семинар-киңәшмәләре үткәрергә тәкъдим итте.

 

Соңгы яңарту: 23 гыйнвар 2017, 8:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования