ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2014 ел
дүшәмбе

С 01.01.2014 вступил в действие Федеральный закон от 28.12.2013№426-ФЗ «О специальной оценке условий труда». В связи с принятием указанного  Закона внесены изменения и в  Трудовой кодекс Российской Федерации, устанавливающие дополнительные гарантии работникам.

 

Яр Чаллы шәһәре картлар йортыннан   рәхмәт юллыйлар. Бу рәхмәтләр Шильнебаш авылы мәдәният йортын,мәктәп коллективына һәм укучыларга.Алар карларга  матур итеп  концерт куйдылар,чәй өстәле хәзерләделәр.
  • 1 майдан «Ит һәм ит продукциясе, сөт һәм сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында»гы таможня союзының техник регламенты гамәлгә керә. Сугым һәм ит продукциясе, аны җитештерү, саклау, алып бару, сату, утилләштерү процессларын да әлеге регламент көйләп, контрольдә тотачак.(Тулы язма "Якты юл" газетасы битләрендә)
Районда авыл зиратларын тәртипкә китерү буенча 3 еллык программага старт бирелде. Бүгенгесе кәндә барлыгы 91 зират исәптә тора ,эшләнәсе эшләр байтак әле. Бүген, иртәнге киңәшмәдә шул турыда сүз булды.

28 март көнне  укыту һәм тәрбия эшләре  буенча директор урынбасарлары,математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының берләштерелгән киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә  бердәм дәүләт имтиханнары, тестированиеләр турында сөйләшү алып барылды.

Кнәз авыл җирлеге мәдәният йортында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев һәм Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров белән очрашу үтте.

Язгы каникул көннәрендә музеебызда Мусабай Завод урта мәктәбе укучылары экскурсиягә килделәр. Балалар музейдагы экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар. Октябрь Бүләктән әфганчы егетебез Сәйфетдинов Айратның истәлекләре аларда зур кызыксыну уятты.

--
Резеда Якупова

"Гиндукуш" музеена Сарман районы Карашай-Саклау мәктәбе укучылары һәм укытучылары кунакка килде. Алар әфганчы ветеран Айбулат Мөнир улының армия хезмәте, сугыш ветераннары , гомумән, һәр экспонат турында җентекле итеп сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.



28
март, 2014 ел
җомга

 «Ахметгалиев» крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчәнлеге


   

 

Бөтенроссия иҗат проеклары  «Династии России» бәйгесенең республика этабында     районнан 3 эш катнашты. Аларның авторлары: Иске Дөреш мәктәбеннән Валиуллина Рамиля ( җитәкчесе Валиуллина Р. А. )  иҗадының исеме ”Гаилә архивы”  ,Борды мәктәбеннән Утяшева Наталья (җитәкчесе Чернова Э. А)-эше”Гаилә альбомы сөйли” һәм  шулай ук, Бордыдан Левашов Евгений( җитәкчесе Левашова Е. П. ) –эше “Безнең педагогик династия” .   Республикакүләм бәйгедә Левашов Евгенийның проекты 2 Дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International