ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2014 ел
чәршәмбе
  1 апрельдән   тахографлары булмаган шоферларга штраф яный. 

2014 елның 25мартында  балигъ булмаганнар һэм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең утырышы булды.Комиссиягә килгән административ хокук бозуга төзелгән 15 беркетмәләр каралды, Шулай ук районның опека һәм попечительлек бүлеге мөдире Кәлимуллина Фәридә Рәфис кызы, ата-анасыз калган балаларны яклау өлкәсендә булган №15-ФЗ үзгәрешләр турында җиткерде, соныннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр торышы турында алынган мәгълүмат буенча фикер алышулар булды.
Барлык мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.

 

 Новотоицкое авылы " Ромашка" балалар бакчасы  "Һөнәрләр парады"ның район турына материаллар туплады һәм конкурста катнашу хокукына ия булды. Алар "Барлык һәнәрләрдә авылга кирәк" дигән  видеотапшыру әзерләделәр..Бу эшне тәрбиячеләр  Ситдикова Лилия Масгутовна, Юркина Галина Владимировна, Казанцева Фаниля Фанисовналар башкарды.

Теләнче- Тамак авылындагы картлар - инвалидлар йортына  Новотроицкое чиркәвеннән  Александр атакай килде ,келәү әйтте ,  Гыйбадәт укыды,бинаны һәм анда яшәүчеләрне изгеләндерде,истәлеккә  Святое Евангелиене  бүләк итте. 


25
март, 2014 ел
сишәмбе

Закон Республики Татарстан  от 14 октября 2010 года №71-ЗРТ

 

О мерах по предупреждению причинения вреда здоровью детей, их физическому, интеллектуальному, психическому, духовному и нравственному развитию

в Республике Татарстан

 

Шильнебаш мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, кышкы сәяхәт итеп, Изге Болгар җирендә булып кайттылар.
 Новый поселогында урнашкан "Березка" балалар бакчасына йөрүче балаларның бию төркеме   IV Республика   "Танцевальная карусель" фестивалендә катнашты һәм халык биюләре номинациясендә  III дәрәҗә Дипломом   белән бүләкләнде, музыкаль җитәкчесе - Каримова Гузалия Мударисовна.

20 нче апрель көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мингалиева «Сәйлән»  балалар  бакчасында  тәрбияче белән берлектә «Нинди һөнәр яхшырак,  исемендәге чара уздырылды.  Зал  почта, шифаханә, чәчтарашханә һ. б. Бүлекләре итеп ясалды. Бу көнне балалар почтальон, сыер савучы, чәчтарашчы , табиб, шофер һәм башка күп кенә һөнәрләр, аларның эш кораллары, тормыштагы әһәмияте белән таныштылар. Һөнәр ияләренә багышлап  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре дә шушы һөнәр ияләре булып, төрле һөнәрләр башкардылар.

“Җир сәгате-2014” халыкара акциясе  март аеның соңгы субботасы көнне уздырыла. Әлеге акция кысаларында Җир йөзендәге йөз меңләп кеше, планетаның киләчәге өчен борчылуын күрсәтер өчен, утны бер сәгатькә сүндереп торачак.
  29 нче мартта, җирле вакыт белән 20.30 да узачак. Бу вакытта  яктырта торган утлар бер сәгатькә сүндереләчәк.
“Җир сәгате” – Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) глобаль акциясе. Аның максаты – кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит пычрану проблемасына җәлеп итү.
Символик хәрәкәт – утны сүндерү ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы ягындагы һәр кеше климатның хәвефле якка үзгәрүенә борчылуын күрсәтә һәм сәламәт планета өчен “тавыш бирә” ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International