ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
 Мәдәният эшчеләре Сәмәкәй мәктәбе укучылары белән  "Нәүрүз мөбәрәк булсын!" исемле тамаша уздырдылар. Укучылар төрле уеннарда катнашып, биеп-җырлап, карачкы яндырып, суык кышны озатып, ямьле язны каршы алдылар. Ахырда барыбыз да кайнар коймак белән чәй эчеп, өйләргә таралыштык.
 25 март көнне Теләнче Тамак мәктәбе укучылары  укытучылары Әхмәтшина Чулпан  апалары белән берлектә  инглиз телендә" Могҗыйзалар кыры" уены уздырдылар.Уенда 1 нче әм 3 нче класс укучылары катнашты. Җиңүчеләр булып  Хайруллина Эльвира (3 кл), Закирова Розалина (3 кл), Назметдинов Раиль (3 кл), Ахметшина Тансылу (1 кл)  танылдылар.
  Мусабай Завод мәктәбенең 6  класс укучысы Нуртдинов Дамир (укытучысы Марсалова Гөлшат) «Живая классика»  Бөтенхалык бәйгесенең    муниципаль этабында җиңүче булды. Котлыйбыз! 
Бәтке мәктәбенең  6А  сыйныфы  укучылары сыйныф җитәкчеләре Косачевой Т. М. белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны  Зиязов  Хәсән   Кашафетдин улына шефлык итәләр,аларны  Хәсән бабай бик көтеп  каршы ала,әңгәмә кора.

25 МАРТ - МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ

Мәдәният - халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Матурлык кем өчен дә илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман чыганагы була ала.
21 март көнне Круглое Поле мәктәбендә,  Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге 

балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары  оештыру бүлеге психологы Фомина Елена "Минем яшисем килә"   профилактик проект кысаларында   ата-аналар  җыелышында катнашты. Ул 80 ләп җыелган ата-аналар каршында , балалар белән суицидаль  күренешләрне булдырмау  чаралары турында сөйлшәү алып барды.

 

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге балигъ булмаганнар һәм авыр хәлдә яшәүче гаиләләр белән профилактика һәм тернәкләндерү чаралары  оештыру бүлеге психологы  Фоминой Е.В, Круглое Поле мәктәбе укучылары белән   чара уздырды,ул  балаланың борчылу хәлатен  ачыклау максатыннан үкәрелде.. Шулай ук,  "Никотин. Конвейер смерти"  дигән фильм күрсәтелде, соңыннан фикер алышулар  уздырылды.

25 март көнне Круглое Поле поселогы китапханәсендә«Журнальный серпантин» дигән тематик сәгать үткәрелде.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе

Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.«Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне бүләкләүдә дәүләт системасын, сәнгать эшчәнлеген камилләштерү максатында, Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә чыккан “Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе” Карарының беренче пунктындагы икенче абзацтагы “һәркайсы 300 мең сум” дигән сүзләрне “һәркайсы 500 мең сум" дип үзгәртергә», - диелгән документ текстында.

 

Әлеге карар Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.

19 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 40 районында күп фатирлы 432 йортларны капремонты эшләренә керештеләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
 Моннан тыш, 2014 елда мәктәпләрне уңайлаштыру эшләре башкарылачак. Бу программага 42 муниципаль берәмлек учреждениеләре кертелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International