2019 нчы елның 25 нче октябрендә Татарстан авыл китапханәсендә «Кызгылт сары кәеф»дип исемләнгән балалар китап күргәзмәсе оештырылды
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан районкүләм бәйрәм тантанасы узды. Биредә авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре җыелды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
2019 елның 24 октябрендә, Кенэз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " БМО – тынычлык һәм иминлек бүген һәм иртәгә"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Пенсияләрне финанслашу программасында, 2020 елда финанслашуны алу өчен, 2019 ел азагына кадәр программада катнашучыларга 2 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр взнос кертергә кирәк булачак. Исегезгә төшерәбез, пенсия тупланмаларын финанслашу программасы аңа 2014 елның 31 декабренә кадәр кергән катнашучылар өчен гамәлдә булуын дәвам итә, ә программа кысаларында беренче түләү 2015 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылды.
23 нчы сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгуль Салимова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты” базасында Зылевалар гаиләсе белән "Гаилә хәм гаилә кыйммәтләре" дигән темага әңгәмә уздырды.
2019 елның 3 октябреннән Россия банклары тарафыннан бирелгән кредитлар буенча процентларны түләүгә субсидияләр бирүгә гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итәбез. Бер кешегә субсидиянең иң чик күләме елына 10 млн. сумга кадәр тәшкил итә.
28 октябрьдә,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевич – «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары – ССП директоры, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт (Тукай районы администрациясе бинасы, 204 нче кабинет) адресы буенча 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак.
Алдан язылу өчен Телефон: 70-37-82.
25 октябрьдә 13.45 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 26нчы гимназиянең «ТАТотряд» тимурчылар отряды Энтузиастлар бульварында " Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!"акция уза. Акция кысаларында балалар сәламәт яшәү рәвеше кирәклеге турында аңлату эшләре алып барачаклар һәм чаллыларны «табиб белән йөрү»сәламәтләндерү проекты кысаларында Скандинавия йөреше буенча дәресләргә чакырачаклар. Скандинавия йөреше буенча дәресләр тәҗрибәле инструктор, югары квалификацияле табиб Александр Зотов җитәкчелегендә атна саен шимбә көнне Прибрежный паркында уза.
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләмен 6%ка арттырдылар. 21 октябрьгә оператив белешмәләр буенча республика хуҗалыкларында тәүлек эчендә 3 мең 483,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына караганда 5%ка күбрәк.