Бүген, 21 октябрьдә, утырышлар залында Тукай муниципаль районы Советының XXXV сессиясе узды.
Сессия эшен район Советы рәисе Фаил Камаев ачты .
Тукай районының өч авыл җирлеге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә бирелә торган грант» конкурсында катнашып, грант отты. Күзкәй авыл җирлегенә бирелгән 1 млн. 460 мең сум грант акчасы Иске Байлар авылына яңа су башнясы урнаштыруга тотылды.
Бүген, 21 октябрьдә хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .
Айрат Шаябтдинов ярышларның региональ этабында җиңү яулады
2019 елның 19 октябрендә Кенәз авыл мәдәният йортында " Сәламәт яшәү рәвеше өчен!" дигән плакатлар бэйгесе узды
2019 нчы елның 20 нче октябрендә, Кенәз авыл җирлеге яшьләре «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар.
2019 нчы елның 17 нче октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча " Теләнче-Тамакның урта мәктәбе" базасында ата-аналар җыелышында катнашты.
21.10.2019 елга Тукай муниципаль районы буенча кыр эшләре торышы .
Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 21 октябрьгә оператив мәгълүмат
Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә, 19 нчы октябрьда 13.00 сәгатьтә,Тукай районы мәктәпләре базасында, “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Туган телен яраткан, аның киләчәге өчен битараф булмаган 1023 райондашыбыз бу акциядә актив катнашты