Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 14 октябренә кыр эшләре торышы
Тукай муниципаль районы буенча 2019 елның 14 октябренә кыр эшләре торышы
14.10.2019ел .Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
2019 нчы елның 4 нче октябрендә Кенәз мәдәният йортында" Алтын яшь"дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы һәм ачык йөз белән каршы алды. Бәйрәм концертын «Умырзая»хореография ансамбле чыгышы белән башлап җибәрделәр. Тантанада катнашучыларны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов, Кенәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Ивановна Белова котладылар.
2019 елның 12 октябрендә Кнәз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бистәне чәчәк атучы итик!" экологик акциясендә актив катнаштылар."
Аналог телевидениесен өзәргә2 көн калды
Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган I Халыкара агросәнәгать форумы (МАПФ-2019) эшли башлады. Форумның “яшел” брендны үстерүгә багышланган пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Цюй Дунъюй, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Сербия Республикасы авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыгы министры Бранислав Недимович, «Российская система качества» (“Россия сыйфат системасы”) коммерциягә карамаган автоном оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Идарә рәисе Андрей Гурьев, киләчәк ашамлыкларын өйрәнүче җәмәгать футурологы Морган Гэй катнашты.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Буген Кече Шилнә авылында яшэуче, тыл һәм хезмәт ветераны Учаева Анна Семеновна 90 яшьлек күркәм юбилей билгеләп утте.