Җирлек турында кыскача белешмә

Моннан йөз еллар элек хәзерге Мусабай - Завод, Ташкичү, Кызыл Байрак авыллары урынында тоташ кара урман, күлләр, сазлыклар булган. Урман катнаш агачлардан торган, төрле җимеш агачлары (чия, кура җиләге, алма агачы, шомырт, балан, камыр җимеше) үскән, болыннары җир җиләген, бөрлегәнгә бай булган. Бу җирләр административ яктан  Уфа губернасының Минзәлә өязенә караган, башкорт җире исәпләнгән.

      Сөйләүләргә караганда, кешеләр күчеп килгәнче, 1873 нче елларда Мусабай - Завод авылы урынында Муса исемле кеше  яшәгән. Мусаның йорты хәзерге Сафин Габбаслар тирәсендә булган. Картларның әйтүләренә караганда, эш урыны хәзерге мәктәп янындагы буа янында булган. Бу буаны башта Муса будырган. Ул хезмәтчеләр яллап эшләткән. Урман байлыгыннан файдаланган. Күмер, дегет, мунчала һәм башка әйберләр хәзерләп сату белән эш иткән. Урман кискән, агач яндырган. Күлдән, селте ясап, сабын кайнаткан. Шул рәвешле Муса баеп киткән. Аны "Муса бай" дип йөртә башлаганнар. Сабын кайнату заводы хуҗасы исеменнән чыгып, бу җирләр Мусабай - Завод дигән исем белән тарихка кереп калган.

     

Берничә елдан соң, 1880-1881 нче елларда, хәзерге Мусабай - Завод, Ташкичү авылы  җирләренә кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Кешеләрнең күчүе Шәйморат Мерясов исеме белән бәйләнгән. Русиянең бер провинциясе булган Уфа губерниясендә яшәгән башкорт генералы Шәйморат Мерясов отставкага киткәндә патша аңа бүләк итеп җир биләмәсе биргән. Чин буенча бирелгән биләмә алты мең дисәтинә булган. Бу җирләр нәкъ менә хәзерге Мусабай, Кызыл Байрак, Ташкичү авылы урнашкан җирләр була. Әлеге җирләр башкорт биләмәсе булып санала. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, ул елларда Минзәлә өязе авылларында башкортлар, казан татарлары һәм типтәрләр яшәгән. Патша башкортларга өстенлек биргән, аларга җир, урман күп бирелгән. Шул рәвешле 1871 нче елда Минзәлә өязенең башкорт авылларында яңа урынга күчәргә теләүчеләрнең исемлеге төзелә. Егермегә якын авылдан - хәзерге Сарман районының Саклау,  Сарман, Мортамак, Кормаш, Сөлек, Бикмәт авылларыннан -  урта хәлле һәм ярлы крестьяннар күчәргә теләк белдерәләр. Ләкин алар күп еллар яңа җирләргә күчеп китәргә куркып яшиләр. Авылларында аларга җир бирелми башлагач кына, күченергә мәҗбүр булалар. Кешеләрнең күчүе бик авырлык белән барган, чөнки Иске Дөреш, Шәкрәле һәм шушы тирәдәге авылларның крестьяннары күчүчеләргә каршылык күрсәткәннәр, землянкаларын җимергәннәр, әйберләрен, малларын талаганнар, үзләрен куганнар. Ике-өч ел көрәш нәтиҗәсендә, 1880 елның көзендә, берничә гаилә Мусабай, Ташкичү авыллары барлыкка киләчәк урынга күчеп килә.1881 нче елның язында инде күченүчеләр саны арта. Шулай итеп бу төбәктә яңа ике авыл барлыкка килә. Берсе - Мусабай (кешеләр күчеп килгәч Муса бай күченеп киткән, ләкин аның исеме ул яшәгән җирдә барлыкка килгән авылга бөтенләйгә берегеп калган), икенчесе - Ташкичү. Әлеге авыл аша Чаллы юлы узган. Урман эченнән, сазлы, баткак урыннан узганга күрә, бата торган урыннарга агач түшәгәннәр, таш салганнар һәм кичү ясаганнар. Яңа авылның берсен шул уңайдан таш кичү, ягъни Ташкичү дип атаганнар.

    

Ул елларда Мусабай, Ташкичү авылларының табигате искитмәле матур булган. Аны калын урманнар, күлләр, әрәмәлек, болынлыклар чорнап алган була. Авыллар бакча эчендә утыра, чишмәләре күп, тәүлек буе кошлар сайраган. Ләкин тора-бара авыллар нык үсү, урманнарның күбесе киселеп, чүчүлек җирләренә әйләнә

Башта Мусабай һәм Ташкичү авылы кешеләренең җирләре бергә була. 1902 нче елда барлык җирне, межа билгеләп, ике авылга бүлгәннәр. Җирне ныклап аергач, кешеләр иркенләп эшкә керешәләр: урманны кисәләр, йортлар, каралтылар җиткерәләр. Кисентеләрне төпләп җир әзерлиләр. Урманнар елдан-ел кими бара, чәчүлекләр арта. Авыллар да елдан-ел зурая бара. 1920 нче елның 1 гыйнварендә Ташкичү авылындагы 142 хуҗалыкта  1024 кеше исәпкә алына.

XX гасыр башында Мусабай авылында ике мәхәллә булган. Беренче мәхәллә аръяк урамын һәм колхоз идарәсенә кадәрге йортларны берләштергән. Биредә Харрас мулла  муллалык иткән. Ул хаҗга барган, димәк "хаҗи" дәресен йөрткән. Беренче мәхәллә мәчете хәзерге Салихҗанов Хәмзә абыйлар каршында булган. Харрас мулла революциядән соң муллалыгын ташлаган. 

 Икенче мәхәллә урта урамның идарәдән соңгы йортларын һәм калган урамнарны берләштергән. Бу мәхәлләдә Махиян атлы кеше муллалык иткән. Нәбиуллина Мәүдүдә әбинең әнисе Бибинур Махиян муллада асрау булып торган. Мәүдүдә әби әнисе сөйләгәннәрне әле дә хәтерли: "Беркөнне Махиян мулла өенә Колчак Латыйп килеп керә. Кулында - чыбыркы. Чыбыркысы белән әнкәйгә - Бибинурга сыдырып сала. Мулланы таптыра. Остабикә мулланы бикләп куйган булган. Колчак Латыйп мулланы эзләп таба һәм үзе белән алып китә. Шул китүдән ул кайтмый". Икенче мәхәлләнең мәчете хәзерге мәдәният йорты урынында булган. Манараларын кисеп төшергәннән соң, беренче мәчет -мәктәп булып, икенчесе - балалар бакчасы, клуб, изба-читальня хезмәтен үтәгән. Яшьләр биредә кычкырып китап укыганнар, шашка уйнаганнар.Соңрак мәчет урынына мәдәният йорты салынган.

Ташкичү авылы да ике мәхәлләле авыл исәпләнгән. Мәчетнең берсе -  түбән очта, икенчесе югары очта була. Ике мәхәлләгә 6 мулла исәпләнгән. Ике мәчетнең дә язмышлары фаҗигале тәмамлана: илдә дин иреге кысылгач, манаралары кисеп төшерелә. Түбән очтагы мәчетнең балалар бакчасы булып хезмәт итүен өлкәнрәк буын әле дә хәтерли.

1917 нче елда, Октябрь революциясе булып, Россиядә яңа тормыш башлана, шәһәрләрдә, авылларда Советлар төзелә. Мусабай, Ташкичү авылларында да авыл Советы оештырыла. Совет членнары сайлана. Мусабай авыл советына беренче староста итеп - Сарман Садик, Ташкичү авыл советына Сираев Фәттах билгеләнә. Авыл халкы белән бәйле эшләрне хәл итү өчен, старосталар халык җыены җыйган, җир өләшү, печәнлек бүлү, көтүче, басу каравылы яллау һәм югарыдан килгән законнарны аңлату кебек эшләрне башкарганнар.

1918  нче  елда   Мусабайда   яңа   мәктәп ачыла.  Мәктәп  хәзерге  магазин урынында кулак йортында урнаша. Укыту катнаш алып барыла. Бер сменада Гәрәй мулла дин укыта, икенче сменада Галимҗан һәм Нәҗип иптәшләр яңача укыталар.

       Авырлыклар белән булса да, авылда яңа тормыш корылып барганда, 1921 нче елгы ачлык урта хәлле, ярлы крестьяннарның  тормышын бик нык какшата. Мусабай, Ташкичү авылында да байтак кешеләр терлекләрен, сатарлык әйберләрен сатып, йортларын бикләп, икмәкле районнарга китәләр. Юлда барганда тифтан күбесе үлә. Исән калганнарның кайберләре кире авылга әйләнеп кайта. Халык басудан алабута, агачтан бөре җыеп, җил тегермәнендә тартып, бар булган терлекләрен суеп ашый. Яз-җәй айларында халык үлән ашау белән бераз хәл ала.

Ачлыктан соң Мусабай, Ташкичү авылларында да күтәрелеш башлана. Игеннәр бик нык уңа, халык икмәккә тиенә. 1923 елда авылларда кредит берләшмәләре оештырылып, аның аркылы халыкка кредит хисабына төрле иген кораллары, ат алу өчен ссуда бирелә. Авыл халкының тормышы нык алга киткән хуҗалык ат, сабан, хәтта кайберләре иген уру һәм сугу машиналары сатып ала. Мал-туар саны арта, йорт-каралтылар  яңартыла. Хуҗалыклар саны да шактый арта, авыллар зурая.

1929 нчы елда Мусабай - Завод авылында колхоз оештыру башлана. Колхоз оештыруда тәбәндәге иптәшләр актив катнаша: Мәҗитов Вахит, Хамидуллин Заһидулла, Юзкеев Акмал, Хисаметдинов Рәүф, Баева Зифа, Шириязданов Гомәр. 1929 нчы елның язында 14 хуҗалыктан торган "Марс" колхозы төзелә.  Колхозның беренче рәисе итеп  - Мәҗитов Вахит, хисапчы итеп -  Гаптери Миңлеголов, бригадир итеп  - Мөхәммәт Җиһангиров сайлана.  Хуҗалыкта 25 ат, бер кул молотилкасы, бер атлы молотилка була. Сабан, тырмалар җитәрлек күләмдә була.1930 нчы елда күпчелек крестьяннар колхозга керәләр. 1932-1933 нче елларда колхоз хуҗалыгы ныгый, үсә, төзелеш эшләре киң җәелдерелә. 1934 нче елда колхоз әз акчасы белән башлангыч мәктәп өчен типовой  йорт  җиткерә,  аны  җиткерүне  мәктәп  мөдире  Шириязданов   Гомәр оештырып йөри.

     1932 нче елда колхозга бер "Фордзон" тракторы, 1,5 тонналы бер автомашина кайта. Колхозда хатын-кызлар да тракторда эшлиләр. Беренче хатын-кыз трактористлар Мөхәммәтшина Мөнәвәрә, Мавлявиева Бибинурлар булалар. 

Бу вакытта Ташкичүдә дә 9 хуҗалыктан торган колхоз төзелә. Аның рәисе итеп Әхмәтвәли Әхмәтҗанов, хисапчысы итеп Сабит Җаббаров, бригадиры итеп Гыйльмулла Хәкимуллин  сайлана. 1930 нчы елның язында колхоз 12 ат, 6 сабан белән язгы чәчү үткәрә. Күмәк хуҗалыкның беренче уңышына нигез салына. Көзгә колхозга керүче хуҗалыклар саны 32 гә җитә. Колхозлар төзү, эш атлары  һәм иген коралларын берләштерә, зур кыенлыклар белән алып барыла: авыл халкы арасында советларга каршы агитация, коткы тарату белән шөгыльләнүчеләр дә була.

Партия һәм Совет дәүләте колхозлар төзүнең беренче елында ук авыл хуҗалыгын яңа техника белән тәэмин итү юнәлешендә кайгыртучанлык күрсәтә. 1932 нче елда Чаллы МТСына кайткан 22 "Фордзон" тракторының берсе Ташкичү колхозына җибәрелә. Тракторны тимерче Миңлегали Җамалов алып кайта.Ул көнне  халык авыл башында тракторны каршы ала. Бу бик зур сөенеч була. Районда оештырылган кыска сроклы курсларга Ташкичүдән Сафиулла Шәрипов, Фәйзрахман Шарифуллин җибәрелә. Һәм алар тарихка колхозның беренче трактористлары булып кереп калалар. Колхозга кайткан машина-тракторлар җитәрлек булмау сәбәпле, күп эшләр һаман да атлар көче белән башкарыла.

Район колхозларында авыл хуҗалыгы эшләренең зур оешканлык белән баруы авыл крестьяннары арасында зур кызыксыну уята. Ташкичүдә зур буа буыла һәм колхоз яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлый. Биредә суган, кыяр, помидор кебек яшелчәләр үстерелә. Зарипов Гайнетдин 15 ел яшелчәчелек тармагын җитәкли.

1937 нче елда Ташкичү колхозы бөртекле культуралар буенча 15 мең центнер уңыш җыеп ала. Йөкләмәләрен үтәп, җитәрлек симәнә, фураж салганнан соң, колхозчыларга һәр хезмәт көненә 7,5 килограммнан 9 килограммга кадәр икмәк бирелә. Ташкичү колхозыннан, Миронец сарыклары үрчетеп, баш санын 500 гә җиткерүне һәм һәр сарыктан йон алуда ирешкән уңышлары өчен, сарык караучы Мәрьямбану Җаббарова авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, Ленин ордены белән бүләкләнә.

     1939 нчы елда Ташкичү колхозына Крупская исеме бирелә. Ул елларда колхоз рәисе булып Галимов Шәех эшли. Крупская исемендәге колхоз республика күләмендә һәр яктан алда баручы, бай һәм алдынгы хуҗалыклар рәтенә керүгә ирешә.

1929 нчы елда Мусабай авылыннан Кызыл Байрак авылы булачак  урынга  - Гыйззәтуллин Латыйп Гыймаз  улы күченеп килә (тумышы белән Әлмәт районы Кәшер авылыннан). Бу җирләрдә элек ерып чыккысыз калын урман булган. Урманында каен, имән, усак, юкә һәм чикләвек агачлары үскән. Анда бүре, кабан дуңгызы, бурсык, төлкеләр, яланнарда, чокыр буйларында куян, суер, йомран, әрлән кебек җәнлекләр яшәгән. Хәзерге авыл тирәсеннән, урман эченнән, Сарман районы Петровка авылына таба юл үткән. Бу юл Зәй районы Биш авылы аркылы да үткән һәм аны Минзәлә юлы дип йөрткәннәр.  Хәзер Яфим асты яки Бояр җире дип йөртелә торган урында бер бай яшәгән. Аның  ихатасында юлаучылар өчен махсус өй дә булган. Юлаучылар шунда кунып чыга торган булганнар.

      Минзәлә юлы өстендә авыл барлыкка килгәнен ишетеп,  Мусабай авылыннан -  16,  Дүрт Мунчадан - 26, Күперледән - 8, Шөкерәледән 2 хуҗалык күченеп килеп төпләнеп калалар.  Авыл башта Кызыл Юл дип аталырга тиеш булган.  Илдә  бара торган үзгәрешләр тәэсирендә Кызыл Байрак дип аталган.

      Күмәк хуҗалыкларга берләшә башлангач, 17 крестьян хуҗалыгы беренче булып колхозга кереп,  "Дон" колхозы төзелә. Колхоз рәисе итеп Әхмәтша Моратов сайлана.   Авылда беренче булып 4 кеше – Гәрәев Ягъфәр, Мирзаханов Илдархан, Нургалимов Миргали һәм бабамның әтисе - Гыймазов Мөхәммәтҗан партия сафына керәләр.

     "Дон" колхозында 1933 нче елда сарыкчылык фермасы, 1934 нче елда мөгезле эре терлек фермасы сафка баса. Колхоз шулай ук куян үрчетү белән дә шөгыльләнгән. Куяннар өчен махсус оялар булмаган, бары тик кырларына канау казып ясалган урында гына үрчеткәннәр. Күмәк хуҗалыкта шулай ук бик күп итеп атлар асраганнар. Атларны корчаңгы чиреннән күкерт белән дәвалау өчен махсус урыннары да булган. Өлкән кешеләрнең искә алуы буенча, колхоз районда алдынгылардан саналган. Амбар тулы икмәк булыр иде, диләр алар. Басуда эшләүчеләргә ипине шәхси хуҗалыкларда пешертә торган булганнар.

50-55 хуҗалыклы авылның үзенең 2 этажлы элеваторы, тегермәне, кибете булган.  1933 нче елда агач клуб сафка баса. Җир җимертеп эшләгән авыл халкы матур итеп ял да итә белгән. Кичен клубта кино күрсәткәннәр, кинодан соң кичке уеннар оештырганнар. Авыл җырга-моңга күмелгән.

Яңа урында төпләнеп, булганына шөкер итеп, булмаганын булдырып яшәп яткан авыл халкына 1938 нче елда зур кайгы килә: янгын чыга. Югары очтан түбән очка таба 15 өй утырып яна. Бурдан кала, уттан калмый диюләре хак шул. Яңа гына аягына басып килгән авыл кешеләре йортсыз-җирсез калалар. Ләкин төшенкелеккә бирелмиләр алар. Яңа көч, яңа дәрт белән, тагын да үҗәтләнеп, яңа өйләр салырга керешәләр. Шул ук вакытта ирләр җыелышып, авыл балаларына дип, 6 почмаклы мәктәп тә төзеп куялар. Биредә укучылар 4 класс белем алалар. 5 нче сыйныфка күрше Мусабай-Завод авылына барып укыйлар.  Мәктәптә Мөсәгыйтов  Кыям, Гусинников Павел, Ушаков Андрей абзыйлар мөгаллимлек итә.

       Илебездә өченче  бишьеллык  планын  үтәү  өчен  бөтен  халык тырыш хезмәт белән шөгыльләнгән вакытта, илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган 1941 нче ел җитә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу аяусыз сугыш безнең җирлекне дә читләтеп үтми. Мусабайның - 175, Ташкичүнең - 128, Кызыл Байракның 52 асыл ире, тальян гармуннарын чыңлатып,  авылларның дәртле моңын алып, дәһшәтле  сугыш  эченә кереп югалалар. Шулар арасында бабамның әтисе - "Дон" колхозының баш хисапчысы булып эшләгән Гыймазов Мөхәммәтҗан, әбиемнең әтисе - Крупская исемендәге колхозда тракторчы булып эшләгән Ямалов Йосыф та  була.

Ир-егетләр яуга чыгып киткәч, авыл картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәсендә кала. Аларга бик кыен шартларда эшләргә туры килә, күп эшләр кул көче белән, үгез, сыерлар җигеп башкарыла. Язгы-көзге пычракта, кышкы салкыннарда начар өс-баштан, ач карынга зур тырышлык куеп эшлиләр алар. Аларның күңелендә  дошманны тизрәк җиңеп, җиңү көнен якынайту дигән изге максат була. Хатын-кызларга оборона эшләрендә һәм урман кисү, ташу эшләрендә катнашырга туры килә. Чыдыйлар, сынатмыйлар, колхозны екмыйлар алар.

Сугыш барган елларда Крупская исемендәге колхозда барлык төр авыр хезмәтне башкаруда 71 хатын-кыз, 54 яшүсмер, 20 карт катнаша. "Марс" колхозында сугыш елларында Мәһдия Шәехова, Хәбибҗамал Гыйльметдинова, Мәрзия Фатыйхова, Фатыйма Сафиуллина, Гөлсем Ганиевалар, колхоз бригадирлары булып, колхозчыларны хезмәткә оештыралар. "Дон" колхозында да барлык авыр хезмәт 58 хатын-кыз, 44 яшүсмер һәм 10 карт җилкәсенә төшә.  

Сугыш барган елларда колхозның производство цехлары искереп җимерелә, кырларның яртысы ташландык хәлгә килә, иген уңышы, терлекләрнең баш саны кими. Колхозчылар тормышы гадәттән тыш авырая, ашарга, ягарга булмау өстенә, күпме кайгы-хәсрәт кичерә колхоз хезмәтчәннәре.           

Ниһаять, халык 1418 көн буена зарыгып көткән җиңү таңы ата. Ниһаять, туп тавышлары тына, "похоронка"лар килми башлый. Әмма меңләгән, миллионлаган гаиләләр газизләрен яу кырыннан көтеп ала алмыйлар.  Безнең җирлектән сугыш утын сүндерергә  дип киткән 355 ир-егетнең нибары 160-ы гына кире туган якларына әйләнеп кайта. 195-е, ташка уелып, авылыбыз уртасына һәйкәл булып кайта.

Бөек Ватан сугышы совет иленең җиңүе белән тәмамланса да, сугыш китергән яралар авыл хуҗалыгында бик тирәнгә киткән була. Колхоз басулары яртылаш әрем урманына әверелгән, хуҗалык каралтылары искергән, терлек тораклары җимерек хәлдә, атлар бик аз кала, калганнары да хәлсез. Менә шундый шартларда колхоз хуҗалыгын яңадан торгызу сугыштан кайткан ирләр, хатын-кызлар, яшүсмерләр  җилкәсенә төшә. Бу бурычларны хәл итү байтак елларга сузыла.

        Сугыштан соңгы беренче биш елда бер төрле дә төзү  эшләре алып барырга мөмкинлек булмый. Күп еллар сөрелми яткан җирләрне эшкәртү, терлекләрнең баш санын бераз арттырудан башка бернәрсәгә дә ирешеп булмый, иген уңышы түбән килеш кала. Дәүләт йөкләмәләре үтәлми, терлек азыгы җитешми, агрономнар, зоотехниклар юк. Авыл хуҗалыгы эшләре озакка сузыла, нәтиҗәдә планнар үтәлми.

        Колхозларны эреләндерү турында үзәк Комитет карары чыккач,  1950 нче елда Кызыл Байрак авылының "Дон" колхозы Мусабай-Завод авылның "Марс" колхозы белән берләшә. Колхоз рәисе итеп Борһан Гыйльметдинов билгеләнә.Ул җитәкчелек иткән елларда күп кенә терлек каралтылары җиткерелә, терлекләрнең баш саны һәм продукт бирүчәнлеге арта.  1958 нче елның 17 ноябрендә  Ташкичү авылының "Крупская" колхозы да "Марс" хуҗалыгына килеп кушыла. Өч авылны берләштергән колхозга герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Колхозчыларның еллык отчет җыелышында колхоз идарәсенең яңа составы сайлана. Яңа составның үз эшләрен тырышлык белән башкарулары нәтиҗәсендә, колхоз тормышы алга китә, елдан-ел зуррак

уңышларга ирешә.

       Колхоз  үскән саен, хуҗалык составына керүче авылларга да зур игьтибар бирелә башлый.  Кызыл Байрак авылында иске клуб һәм кибет урынына яңалары төзелә. 1959  елда  яңа мәктәп төзү өчен ирләр урманнан агач чыгара башлыйлар. Бу эштә Вәлиев Хәмзә, Солтанов Гәбделхәй, Рәхимов Рәкип, Ганиев Мөнип, Минзәки абыйлар башлап йөри. 1960 нчы еллар башында мәктәп сафка баса. Мәктәптә төрле елларда Шакирова Нәкыя, Мөлекова Флүрә, Кыямова Рәмзия укыта.  1972 елда биредә Җамалова Розалия хезмәт юлын башлап җибәрә. Өч класста барлыгы 16 баланы укыта ул. Кызганычка каршы,  өч кенә ел укытып кала ул монда. Шул елларда авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, башлангыч мәктәпне ябалар. Яхшы нарат бүрәнәләрдән салынган мәктәп бинасын да сүтеп юкка чыгаралар. Әбием хезмәт юлын Мусабай-Завод авылында урта мәктәптә дәвам итә.

1962 нче елның февраль аенда колхозчыларның еллык отчет җыелышында колхоз рәисе итеп Фатыйх Якупов сайлана. Якупов Ф.Л. җитәкчелек итә башлагач, колхозның даны районга гына түгел, республикага да тарала. Ул җитәкчелек иткән елларда Ташкичү авылында мәдәният йорты, гараж, мәктәп, медицина пункты, кибет төзелеп файдалануга тапшырыла, китапханә ачыла. Мусабай авылында  мәдәният йорты, терлекчелек комплексы, идарә, авыл советы бинасы, гараж, техника паркы, урта  мәктәп, кырыкка якын торак йорт төзелә. Колхоз игенчелек һәм терлекчелектә зур уңышларга ирешә, дәүләт йөкләмәләрен тулаем үти. Унынчы бишьеллыкта колхоз тагы да зуррак үрләр яулый. Бөртекле культуралар уңышы һәр гектардан 22 центнер, һәр савым сыердан 3150 кг сөт савып алына, еллык керем 1218 мең сум тәшкил итә. Колхоз дәүләткә күп кенә авыл хуҗалыгы продуктларын планнан тыш сата.  Биш ел эчендә мөгезле эре терлек 1400 баштан 2400 башка, савым сыерлары 410нан 720 башка җитә. Сөтнең тулай җыемы 11 мең центнердан 21500 центнерга кадәр арта, дәүләткә сөт сату ике тапкыр арта.

        Ф.Якупов 1982 нче елга кадәр колхоз белән җитәкчелек итә. Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм колхозның игенчелек, терлекчелектә ирешелгән уңышлары өчен, Фатыйх Якупов Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин ордены, күп кенә медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул ун тапкыр район советы, 15 тапкыр авыл советы депутаты булып сайлана. Ул елларда колхоз производствосындагы фидакарь хезмәтләре өчен Муса Җәлил исемендәге колхоз хезмәтчәннәреннән 5 кеше - орден, 27 кеше медальләр белән бүләкләнә. Колхоз тормышы турында М. Хөсәен "Канатлар очканда ныгый" дигән китап яза.

        1980 нче елларда безнең җирлек белән янәшәдә генә төзелеп килүче автогигант төзелеше Мусабай  авылы халкын үзенә тарта: күп кешеләр  Чаллыга китеп урнаша. Ә Мусабайга, киресенчә, читтән бик күп гаиләләр күченеп килә. Бигрәк тә Актаныш ягыннан килүчеләр күп була. Ни хикмәт, Ташкичү, Кызыл Байрак авыллары ул елларда "перспективасыз" авыллар рәтенә кертелсә дә, халык бу шаукымга бирелми, бер генә гаилә дә читкә китми.  Киресенчә, шәһәрдән күп кенә гаиләләр туган авылларына яңадан  әйләнеп кайталар. Тумышы белән Ташкичүнеке, Байракныкы булмаган гаиләләр дә килеп төпләнә бирегә. Шулай булмыйча, табигатьнең иң гүзәл, иң матур җиренә  урнашкан бит бу авыллар. Юкка гына район Сабантуйларын да Кызыл Байрак авылы урманында  үткәрмиләр шул! Мусабай, Ташкичү, Кызыл Байрак авылларының хезмәт сөючән кешеләре тырышлыгы белән җирлегебез көннән-көн үсә, зурая, матурлана. Бүгенге көндә 3 авылга 330 хуҗалык, 903 кеше исәпләнә

    

 

   

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International