2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануына бәйле рәвештә күчерелә.
Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.
Чираттагы гражданнарны кабул итү көне турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Россия һәм чит ил гражданнарының шәхси мөрәҗәгатьләре һәм запрослары,гражданнар,шул исәптән юридик затларның,йогышлы авырулар таралу шартларында дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхси мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Методик рекомендацияләрне куллану тәртибе нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләрне үткәрергә киңәш итәбез.
Мөһим:
Шәхси кабул итүгә тән температурасы югары яки көчле респиратор йогышлы инфекция (ютәл, төчкерү, томау) симптомнары булган, шулай ук карантинда яки үзизоляциядә булырга тиешле гражданнар кертелми.
Исегезгә төшерәбез, шәхси кабул ителгәндә граждан үзен таныклый торган документ күрсәтергә тиеш!
Соңгы яңарту: 2020 елның 11 декабре, 23:36