КАРАР 28.03.2020 ел №25 Тукай муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«28»  март 2020 ел                      Яр Чаллы                            №25

 

Тукай муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында

                                                                                      

 

 Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 2020 елның 26 мартындагы ММ-п12-2363кв номерлы юлламасын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2020 елның 25 мартындагы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» карарын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының«2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында2020 елның 27 мартындагы223 номерлы карарын үтәү йөзеннән,

КАРАР БИРӘМ:

  1. Тукай муниципаль районы территориясендә ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәтчелек, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрүгә, шулай ук тиешле хезмәтләр күрсәтүгә, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларында), аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда юл куймаска.
  2. 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр туктатып торырга:

сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслары), ваклап сату базарлары (базалар) эшен, аларда урнашкан азык-төлек товарларын ваклап сатучы сәүдә объектларыннан, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш;

гомуми мәйданы 100 кв. метрдан артык булган башка ваклап сату объектларының эшләвен, азык-төлек товарларын сатучылардан, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш.

Әлеге чикләү дистанцион ысул белән яки сатып алучыга илтеп бирү шарты белән сатуга кагылмый;

җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектларының эшен; гражданнар мондый объектларның биналарына кермичә, аларга хезмәт күрсәтүдән, шулай ук дистанцион ысул белән яки сатып алучыга илтеп бирү шарты белән сатуда тыш.

Әлеге чикләү тиешле оешмалар хезмәткәрләренә оешмалар биналарында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә кагылмый;

матурлык салоннары, СПА-салоннар, косметика, массаж салоннары, солярийлар, мунчалар, сауналар һәм гражданның турыдан-туры катнашуын күздә тоткан мондый хезмәтләр күрсәтелә торган башка объектлар  эшен.

3. Тукай муниципаль районы территориясендә 2020 елның 28 мартыннан 31 маена кадәр массакүләм ял итү, ял базалары эшчәнлеген һәм санатор-курорт оешмаларында (санаторийларда), ел әйләнәсендә эшләүче санатор-сәламәтләндерү балалар лагерьларында урыннар броньлауны, гражданнарны кабул итүне һәм урнаштыруны туктатып торырга, хезмәт командировкаларында яки хезмәт сәфәрләрендә булган затлардан тыш.

Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән оешмаларга аларда урнаштырылган затларга карата:

аларның яшәү срогы тәмамланганчы, аны озайту мөмкинлегеннән башка, үз-үзләрен изоляцияләү һәм кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү өчен шартлар тәэмин итәргә;

кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт аңлатмалары нигезендә әлеге затлар яшәгән биналарда аларны тукландыруны оештырырга.

  1. Гражданнарга дини объектларга йөрүдән тыелырга, сәфәрләрне, шул исәптән туризм һәм ял итү максатларында, чикләргә тәкъдим итәргә.
  2. Тукай муниипаль районы Башлынының «Тукай муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 27 мартындагы 23 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Муниципаль район Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                       Р.И.Закиров

docx
Скачать текст
DOCX, 16.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International