КҮРСӘТМӘ 13.05.2020 ел №18 Тукай муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КҮРСӘТМӘ

 

«13»  май 2020 ел                                 Яр Чаллы                             №  18

 

Тукай муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында

 

 

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) үтәү йөзеннән 

КҮРСӘТМӘ БИРӘМ:

  1. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, гражданнар тарафыннан билгеләнгән режимны үтәүне контрольдә тоту өчен, мобиль төркем төзергә.
  2. Мобиль төркем составын 1нче кушымта нигезендә расларга.
  3. Мобиль төркемнең чыгу графигын 2 нче кушымта нигезендә расларга.
  4. Әлеге күрсәтмәне районның рәсми сайтында урнаштырырга.
  5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башлыгының 2020 елныӊ ___ ____________ ______ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

Мобиль төркем составы

 

ФИАи

Вазыйфасы

1 нче мобиль төркем

1.

Әхмәтшин Марат Ринат улы

 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы бүлеге башлыгы (килешү буенча)

2.

 Ермашов Игорь Владимирович

 

Мобилизация эше буенча район Башлыгы  ярдәмчесе

 

3.

Вәзиева Айсылу Дөфәр кызы

 

Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече

2 нче мобиль төркем

1.

 Усманова Айгөл Айдар кызы

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы эксперты (килешү буенча)

2.

Гатиятуллин Робис Лотфулла улы

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе

3.

Шакирова Гөлназ Назиф кызы

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары

3 нче мобиль төркем

1.

Мирсәитова Лилия Васильевна

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 1 разрядлы белгече  (килешү буенча)

2.

Валькаева Алия Таһир кызы

Башкарма комитетның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокуларын яклау  буенча комиссиясе әйдәп баручы белгече 

3.

Шәмгунов Илдус Вахит улы

Башкарма комитетның икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International