КАРАР 16.09.2020 ел №58 "Фәннур Сафин исеменд әге район конкурсын үткәрү турында"

 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

 

КАРАРЫ

 

16.09. 2020ел

Яр Чаллы шәһәре

№ 58

 


 

Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге  

районкүләм әдәби  бәйге уздыру турында

 

КАРАР:

 

1.Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби  бәйге оештырырга һәм уздырырга.

2. Бәйгенең нигезләмәсен расларга (кушымта 1).

3. Әлеге карарның үтәлешен Тукай районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Ильфак Шамил улына  йөкләргә.

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                         Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  • й муниципаль районы

Башлыгы карарына

Кушымта

№ ____ «___» ___________ 2020 ел

 

 

КИЛЕШЕНДЕ:

Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән

китапханәләр системасы директоры

 

__________А.Х.Мөхәмәтҗанова

 

КИЛЕШЕНДЕ:

Тукай районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

 

________ И.Ш.Бариев

РАСЛАНДЫ:

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының вакытлыча җитәкчесе

 

 

________ Хабибуллин А.Р.

Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге 

районкүләм әдәби  бәйге уздыру турында

 

НИГЕЗЛӘМӘ.

  1. Гомуми нигезләмә

 

1.1.Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәбибәйге “ уздырыла.

1.2. Бәйгене оештыручы: Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Тукай муниципаль районы Мәгариф идарәсе.

1.3. Бәйгенең максаты:

- яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту;

- талантларны барлау, осталыкларын үстерүгә ярдәм итү;

- балаларда туган якны ярату, кадерен белү, горурлану хисләрен тәрбияләү.

1.4. Бәйгенең бурычлары:

- яшүсмерләрнең тормышка карашларын ачыклау;

- мәктәп укучыларын әдәби иҗатка тарту;

- китап укуга мәхәббәт тәрбияләү;

- бәйгедә катнашучыларның иң уңышлы әдәби әсәрләреннән һәм язмаларыннантупланган җыентык чыгару.

 

  1. Бәйге темалары һәм иҗади эшләргә таләпләр

 

2.1. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр әкият  җанрында иҗат итәләр.

    2.2.Иҗади бәйгенең темалары: (Бөек Җиңүнең 75-еллыгына,ТАССРның 100-еллыгына,Тукай районының 45-еллыгына багышлана)

-«Батыр үлмәс...» («Герои-богатыри бессмертны»);

-«Әбием сандыгы» («Бабушкин сундучок»);

- « Сихри туган як» (“Волшебный мой край родной”)

 

2.3. Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр яшь категориясе буенча дүрткә бүленә:

- 7-11 яшь;

- 12-14 яшь;

- 15-18 яшь;

-18 яшьтән өлкәннәр.

2.3. Бәйгегә татар һәм рус телләрендәге иҗат эшләре кабул ителә.

2.4. Түбәндәге эшләр кабул ителми:

- интернеттан алынган, башка авторларның эшләреннән күчерелгән булса;

- хаталы һәм әдәби телдә язылмаган; 

  • матбугат битләрендә басылган, башка конкурсларда катнашкан;

- сәяси, дини, милләтара ызгышка өндәгән.

2.5.Барлык мәгьлумат электрон форматта гына кабул ителә.

2.6. Иҗади эшнең исеме булу мәҗбүри, ул текст алдында булырга тиеш.

2.7. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: текстның күләме (анкетадан башка) 3 басма биттән артмаска тиеш, А4 форматы, шрифт 14, интервал 1,5.

2.8. Эшләрне бәяләү критерийлары:

- теманың ачылуы, актуальлеге;

- авторның үз стиле;

- эзлеклелек;

- заманча фикерләү дәрәҗәсе;

- фикер тирәнлеге;

- әсәрнең тәэсир итү көче.

2.9. Бәйгедә катнашучы үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) t_cbs@mail.ru,  tukaev-umo@yandex.ru  электрон адресына («иҗади эшләр» дигән искәрмә белән) яки түбәндәге адреска юллый: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ (222 кабинет), Тукай мәгариф идарәсе,(121 каб.). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80,70-35-06. Гаризалар 2020 елның 11 ноябренә кадәр кабул ителә.

 

3. Бәйгене йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

 

3.1. Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

3.2. Җинүчеләр әдәби-музыкаль кичәдә бүләкләнәчәк.

3.3. Бәйге нәтиҗәләре vk/kulturatukay «КультУРА начинается с меня!» социаль челтәрендә урнаштырылачак.

 

 

 

  1. Жюри әгъзалары:

 

1.Сафин Факил Миңнемөхәммәтович (Факил Әмәк)– язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты;

2. Сирень Якупова, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты;

3.Әлфия Ситдыйкова, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты;

4. Исламова Зимфира Насиховна- язучы,  Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия лауреаты;

5.Суфиянов Айрат Талгатович-шагыйрь, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге 

районкүләм әдәби бәйге нигезләмәсенә кушымта

 

 

 

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби  бәйгедә катнашу өчен

Гариза

Иҗади эшнең темасы һәм жанры____________________________________________________

  •  

Катнашучының яше (туган елы) ____________________________________________________

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________

  •  

Җитәкченең тулы исеме, фамилиясе_________________________________________________

  •  

Оешманың тулы исеме____________________________________________________________

Адрес (авыл җирлеге)_____________________________________________________________

  •  
  •  

 

 

Бәйгене уздыру тәртибе белән таныштым һәм риза: 

 

  •  
  •  

 

  •  

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International