КАРАР «05» 04.2019 ел        № 1323 «XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрү турында»   

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«___ » ______ 2019 ел                          Яр Чаллы                                   № ____

 

 

«XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрү турында»   

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2019 елныӊ 11 апрелендә Тукай муниципаль районы «Яшьлек» Круглое Поле күпфункцияле үзәгендә XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрергә.
  2. XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын оештыру комитетын расларга   (1 кушымта).
  3. XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабы жюри составын расларага                (2 кушымта).
  4. XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019»  матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабы нигезләмәсен расларга (3 кушымта).
  5. XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» республика матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабы чыгымнар сметсын расларга (4 кушымта).
  6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.М. Әхмәтҗановага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                      Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________  _____ санлы карарына 1 кушымта

 

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын оештыру комитеты

 

Тәртип саны

Фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме

Вазыйфасы

  1.  

Әхмәтҗанова

Эльмира Михайловна

Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы  

  1.  

Шәрипова Флюра Әзһәр кызы

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры

  1.  

Мәҗитова  

Илгизә Мулланур кызы

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директор урынбасары

  1.  

Шириева Гөлчәчәк Рафис кызы

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ клуб эше методикасы буенча белгече

  1.  

Вахитова

Айзилә Мулланур кызы

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» МБУ клуб эше методикасы буенча белгече

  1.  

Чернова

 Светлана Григорьевна

«Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» баш бухгалтеры 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________  _____ санлы карарына 2 кушымта

 

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабы жюри составы

 

Тәртип саны

Фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме

Вазыйфасы

  1.  

Сахарова Изольда Генриевна

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы  президенты

  1.  

Әхмәтҗанова

Эльмира Михайловна

Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы  

  1.  

Муллагалиева

Лилия Зөфәр кызы

Репетитор по вокалу МБУ «Центр культуры и досуга Тукаевского муниципального района»

  1.  

Хөсниева

Лилия Рафаил кызы

«Тукай муниципаль районы мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБУ директоры

  1.  

Галишина

 Юлия Фәүзи кызы

Тукай муниципаль районы «Балалар иҗат мәктәбе» МБУ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________  _____ санлы карарына 3 кушымта

 

 

 

 

 

 

 

 

             

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрү турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрү турында нигезләмә (алга таба – нигезләмә, конкурс)  конкурсны оештыру һәм уздыру тәртибен, катнашучыларны бәяләү критерийларын билгели.

1.2. Конкурсны оештыручы – Татартсан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты; «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе.

1.3. Конкурсның муниципаль этабы 2019 елның 11 апрелендә «Яшьлек» Круглое Поле күп функцияле үзәгендэ узачак. Конкурс 16.00 сәгатьтә башлана.

 

  1. Конкурсныӊ максаты һәм бурычлары

2.1. Конкурсның төп максаты: яшь буыннын ялын оештыру.

2.2. Конкурснын бурычлары:

- районнын талантлы балаларын ачыклау;

- балаларга эстетик һәм мәдәни тәрбия бирү;

- балаларның иҗади сәләтләрен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген үстерү.

 

  1. Катнашу һәм үткәрү шартлары

3.1. Конкурста 5 яшьтән 12 яшькә кадәрле кызлар 3 яшь категориясендә катнаша:

1) 5 яшьтән 7 яшькә кадәр;

2) 8 яшьтән 10 яшькә кадәр;

3) 11 яшьтән 12 яшькә кадәр.

3.2. Катнашучыларныӊ педагогларына анкета-гариза тутырып (1 кушымта), аны Kultura.Tuk@tatar.ru электрон почтасына («Татарстан нәни гүзәле-2019» муниципаль этабы тамгасы белән) җибәрергә яисә Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт, 113 нче кабинетка 2019 елныӊ 9 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Элемтә өчен телефон:                             8(8552) 70-13-42.

3.3. Һәр катнашучыдан җанатарлар командасы хуплана.

Конкурста катнашу өчен оештыру взносы күләме 500,00 (биш йөз) сум.

3.4. Конкурс программасы үз эченә 5 конкурсны ала:

1)  «Визитка» (үзеӊ хакында сөйләү – 3 минутка кадәр);

2) «Минем яраткан әкият герое» (яраткан әкият герое булып уйнау, яисә мультиктан, әкияттән өзек сәхнәләштерү. Җанатарлар ярдәм итә ала – 3 минутка кадәр);

3) «Мин – йолдыз» – иҗади конкурс (музыка җитәкчесе сайлавы буенча алдан өйрәнгән җыр яки бию башкару. Пластика һәм ритмны тою хисе бәяләнә –                      4 минутка кадәр);

4) «Грация» (үз кулмәкләрен тәкъдим итү).

 

  1. Конкурс жюрие

4.1. Җиңүчене билгеләү һәм бәяләүне гамәлгә ашыру өчен «Татарстан миссы» дирекциясе вәкиле катнашында жюри составы сайлана.

4.2. Жюри составы Тукай районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән раслана.

4.3. Конкурста катнашучылар бәяләү критерийлары буенча бәяләнә.

4.4. Һәр этапта жюри тарафыннан баллар куела  һәм гомумиләштерелә.

4.5. Конкурслар 5 баллы система буенча бәяләнә.

 

V. Бәяләү критерийлары

Конкурслар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

1. «Визитка»

- үз-үзеңә ышаныч;

- оригинальлек;

- юмор;

- чыгышның бөтенлеге.

2. «Минем яраткан әкият герое»

- артистлык;

- оригинальлек;

- сәхнәдә үз-үзеңне тота белү.

3. «Мин - йолдыз»

- башкару осталыгы;

- үз-үзеңә ышаныч;

- пластика;

- ритмны тою хисе;

- сәхнәдә үз-үзеңне тота белү.

4. «Грация»

- хәрәкәтләрнең нәзакәтлелеге;

- сәхнәдә үз-үзеңне тота белү һәм иркенлек;

- образны ачу.

 

«Нәни гүзәл» жюри карары нигезендә билгеләнә.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнә:

  • «Елмаю нәни гүзәле»
  • «Фантазия нәни гүзәле»
  • «Грация нәни гүзәле»
  • «Артист нәни гүзәл»
  • «Шатлык нәни гүзәле»
  • «Кешелекле нәни гүзәле»
  • «Тыйнак нәни гүзәле»
  • «Зифа буйлы нәни гүзәле»
  • «Искиткеч нәни гүзәл»
  • «Кыланчык нәни гүзәл»
  • «Зирәк нәни гүзәл»
  • «Дустанә нәни гүзәл»
  • «Озын толымлы нәни гүзәл»
  • «Акыллы нәни гүзәл»
  • «Тамашачы мәхәббәтен яулаган нәни гүзәл»
  • «Фотосурәтлелек нәни гүзәле»
  • «Харизма нәни гүзәле»
  • «Куркәм нәни гүзәл»
  • «Тәрбияле нәни гүзәл»
  • «Камил нәни гүзәл»
  • «Нурлы нәни гүзәл»
  • «Талантлы нәни гүзәл»

 

VI. Бүләкләү

6.1.    Җиӊүче конкурсныӊ барлык этаплары нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

6.2. Конкурс турында нәтиҗәләр Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырыла һәм «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырыла.

6.3. Муниципаль этапта җиӊүче Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 2019 елныӊ 18 маенда узачак XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсы финалисты була. 

6.4. Барлык яшь категорияләрендә конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Җиңүче махсус бүләк ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабы нигезләмәсенә 1 кушымта

 

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабында катнашу өчен  

анкета-гариза

 

 

 

1.​ Катнашучыныӊ фамилиясе, исеме _______________________________________

 

2.​ Туган елы _____________________________________________________

3. Туган урыны ___________________________________________________

3.​ Мәгариф учреждениесенеӊ исеме ____________________________________

4.​Катнашучы һәм җанатарлар төркеме өчен җаваплы затныӊ фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме ______________________________________________

5. Элемтә өчен телефон _______________________________________________

6. Балага кыскача характеристика (мавыгуы, сәләте) ____________

7. Баланыӊ хыялы ____________________________________________________

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________  _____ санлы карарына 4 кушымта

 

 

XVIII «Татарстан нәни гүзәле-2019» матурлык һәм талантлар республика балалар конкурсыныӊ муниципаль этабын үткәрү буенча смета

 

Товар исеме

Саны

Берәмлек

Бәясе

Суммасы, сумнарда

1

Таҗ

1

данә

250,00

250,00

2

Йомшак уенчык (куян)

22

данә

580,00

12760,00

3

Йомшак уенчык (аю баласы)

1

данә

1250,00

1250,00

4

Букет

23

данә

250,00

5750,00

5

Рамка А4

23

данә

90,00

2070,00

6

Шарлардан арка

6

м.

350,00

2100,00

7

Баннер

1

данә

2000,00

2000,00

8

Фотозона ясау өчен материаллар (ике яклы скотч, пистолет өчен термо-клей, чәчәк ясау өчен гофр кәгазь һ.б.)

1

компл.

5000,00

5000,00

9

Дипломнар өчен «Lamond» кәгазе

1

кап

580,00

580,00

БАРЛЫГЫ:

31760,00

 

 

Барлыгы: 31760,00 (утыз бер меӊ җиде йөз алтмыш сум 00 тиен)

 

 

 

«Тукай муниципаль районының мәдәният

 һәм ял үзәге» МБУ директоры                                                                             Ф.Ә. Шәрипова

 

 

Баш бухгалтер                                                                                                          С.Г.Чернова

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.55 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International