« 27 » февраля 2019 ел Яр Чаллы № 693/1
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы башлангыч этабыныӊ конкурс комиссиясен төзү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруныӊ гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2006 елныӊ 25 сентябрендәге 482 санлы карары, «Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсын үткәрү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елныӊ 18 февралендәге 21/о санлы приказы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы башлангыч этабыныӊ конкурс комиссиясен төзергә.
2. Комиссия турында нигезләмәне 1 кушымтадагыча расларга.
3. Комиссия составын 2 кушымтадагыча расларга.
4. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 1 кушымта
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы башлангыч этабыныӊ конкурс комиссиясе нигезләмәсе
1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы башлангыч этабыныӊ конкурс комиссиясе (алга таба – комиссия) Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлегендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсыныӊ (алга таба – республика конкурсы) башлангыч этабын хәзерләү һәм үткәрү, республика конкурсында катнашу өчен материаллар хәзерләү буенча эш оештыру максатында төзелгән коллегиаль орган булып тора.
2. Комиссия үз эшчәнлегендә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законга, «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2006 елныӊ 25 сентябрендәге 482 санлы карарына, «Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсын үткәрү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елныӊ 18 февралендәге 21/о санлы приказына (алга таба - республика конкурсын үткәрү тәртибе турында), шулай ук әлеге нигезләмәгә таяна.
3. Комиссиянең төп бурычы булып республика конкурсының төп этабында катнашу өчен, авыл җирлеге торак пунктын, төзекләндерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иң яхшы предприятиене, учреждениене, оешмаларны һәм иӊ яхшы торак милекчеләре ширкәтләрен тәкъдим итү (итмәү) тора.
2 бүлек. Комиссиянең вәкаләтләре һәм эш тәртибе
4. Төп бурычны хәл итү максатында, комиссия түбәндәге функцияләрне башкара:
1) законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм оешмалардан комиссиягә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен кирәкле мәгълүматны соратып ала;
2) комиссия утырышлары үткәрә;
3) тәкъдим ителгән материалларны карый;
4) тәкъдим ителгән материалларның республика конкурсы таләпләренә һәм шартларына туры килүен тикшерә;
5) материалларны тикшерү барышында ачыкланган республика конкурсы таләпләрен һәм шартларын бозуларны бетерүне контрольдә тота;
6) билгеләнгән номинацияләр буенча республика конкурсының төп этабында катнашу өчен катнашучыларны билгели;
7) республика конкурсын үткәрү тәртибендә каралган конкурс материалларын карау өчен төп этапның конкурс комиссиясенә җибәрә.
5. Комиссия утырышлары материаллар кергән саен үткәрелә.
Комиссия эшенең төп формасы булып утырышлар үткәрү тора.
Тапшырылган материалларны тикшерү кирәк булганда, комиссия утырышы күчмә характерда булырга мөмкин.
6. Комиссия рәистән, рәис урынбасарыннан һәм комиссия әгъзаларыннан тора.
7. Комиссиянең әгъзалар саны һәм шәхси составы Башкарма комитет карары белән раслана. Комиссия составында кимендә биш кеше булырга тиеш.
8. Комиссия белән аныӊ эшен оештыра торган рәис җитәкчелек итә.
9. Комиссия әгъзалары вәкаләтле:
1) комиссия утырышларын әзерләүдә катнашырга;
2) комиссия рәисенә комиссия утырышын кичектерү турында тәкъдимнәр кертергә;
3) комиссия каравына чыгарылган мәсьәләләр турында фикер алышуда катнашырга;
4) комиссия тарафыннан карала торган материаллар буенча карарлар кабул иткәндә тавыш бирүдә катнашырга.
10. Комиссия рәисе комиссия әгъзасы вәкаләтләреннән файдалана, шулай ук:
1) комиссия эшен аның бурычлары нигезендә оештыра, комиссия эшчәнлегенә җитәкчелек итә, үзенә йөкләнгән бурычларның үтәлешен тәэмин итә;
2) комиссия утырышының урынын, үткәрү вакытын һәм көн тәртибен билгели;
3) комиссия утырышларында рәислек итә;
4) комиссия утырышларында кабул ителгән карарларга кул куя.
11. Комиссия рәисе урынбасары комиссия әгъзасы вәкаләтләреннән файдалана, шулай ук:
1) ) комиссия рәисе боерыкларын үти;
2) комиссия рәисе булмаганда, аныӊ вазыйфаларын башкара.
12. Көн тәртибе, комиссия утырышын үткәрү урыны турында мәгълүматлар һәм комиссия каравына кертелгән мәсьәләләрне карау өчен кирәкле материаллар утырыш үткәрергә кимендә өч эш көне кала комиссия әгъзаларына җиткерелә.
13. Комиссия утырышы комиссия әгъзаларының гомуми саныннан кимендә өчтән икесе катнашса хокуклы санала.
14. Комиссия карары утырышта катнашучылар саныннан гади күпчелек тавыш белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавыш тигез булган очракта, рәислек итүче тавышы хәлиткеч булып тора.
15. Комиссия карары беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм «Тукай муниципаль районы » муниципаль берәмлеге Башлыгы тарафыннан раслана.
16. Материалларын республика конкурсының төп этабында катнашу өчен җибәрү турында карар кабул ителгән катнашучыга комиссия утырышы беркетмәсенең күчермәсе кул куйганнан соң өч эш көне эчендә җибәрелә. Комиссия беркетмәсенең төп нөсхәсе, республика конкурсының төп этабы конкурс комиссиясе тарафыннан карау өчен, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелә торган 1 нче конкурс материаллары папкасына кертелә.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына 2 кушымта
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә «Татарстан Республикасының иӊ төзекләндерелгән торак пункты» республика конкурсы башлангыч этабыныӊ конкурс комиссиясе составы
|
Авзалов Ленар Гаяз улы
|
Комиссия рәисе, Башкарма комитет Җитәкчесе
|
|
Яббаров Ильмир Назыйф улы |
Комиссия рәисе урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ беренче урынбасары
|
Комиссия әгъзалары:
|
Шакирова Гүзәл Юныс кызы |
Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ социаль мәсьәләләр буенча урынбасары |
||
|
Абзалова Илсөяр Хәйдәр кызы |
Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ төзелеш буенча урынбасары |
||
|
Мадярова Дамира Әмирҗан кызы |
район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече |
||
|
Абдульманова Роза Николаевна |
Борды авыл җирлеге Башлыгы |
||
|
Бариев Илгизәр Габделхалик улы |
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы ш., Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында территориаль бүлеге башлыгы |
||
|
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы (килешү буенча) |
||
|
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Яр Чаллы зональ торак инспекциясе башлыгы (килешү буенча) |
||
|
Ганиев Шамил Мирсәит улы |
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры |