КАРАР «    01   » март 2019 ел    №734  «Район (территориаль) психологик-медицина-педагогик комиссиясе төзү турында»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«       » ________ 2019 ел                          Яр Чаллы                                 № ____

 

 «Район (территориаль) психологик-медицина-педагогик комиссиясе төзү турында» 

 

        РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Психологик-медик-педагогик комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» 2013 елның 20 сентябрендәге 1082 санлы приказын үтәү йөзеннән,   «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ санлы Федераль законның 42 маддәсе 5 өлеше һәм кадр үзгәрешләре нигезендә

КАРАР БИРӘ:

 

        1. Район (территориаль) психологик-медицина-педагогик комиссиясе турында нигезләмәне 1 кушымтага нигезләнеп расларга.

        2. Район (территориаль) психологик-медицина-педагогик комиссиясе составын 2 кушымтага нигезләнеп расларга.

        3. Әлеге карарны Тукай районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

        4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    Л. Г. Авзалов

 

                                                                                                                      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2019 елның ______________________ ______санлы карарына                               1 нче кушымта

 

Район (территориаль) психологик-медик-педагогик комиссиясе турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

        1.1. Әлеге нигезләмә район (территориаль) психологик-медицина-педагогик комиссиясе (алга таба - Комиссия) эшчәнлеген тәртипкә сала.

        1.2. Комиссия сәламәтлекләре чикләнгән балаларны һәм (яки) үз-үзләрен тотуда тайпылышлары булган балаларны ачыклау, аларга комплекслы тикшерү үткәрү һәм балаларга психологик-медик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм аларга белем биръ, тәрбияләү буенча киңәшләр хәзерләү максатында оештырыла.  

        1.3. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ санлы Федераль законның 42 маддәсе 5 өлеше (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2012 ел, № 53, 7598 м.; 2013 ел, № 2326; № 30, 4036 м.) нигезендә РФ мәгариф һәм фән министрлыгының «Психологик-медик-педагогик комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» 2013 елның 20 сентябрендәге 1082 санлы приказына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 3 июнендәге 466 санлы карары (Россия Федерациясе законнары җыелмасы, 2013 ел, № 23, 2923 м.; № 33, 4386 м. ) белән расланган Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы турындагы нигезләмәнең 5.2.67 пунктчасына таяна.

 

II. Комисся эшчәнлегенең төп юнәлешләре

 

        2.1. Балаларның физик һәм (яки) психик үсешендәге җитешсезлекләрне һәм (яки) үз-үзләрен тотышында тайпылышларны вакытында ачыклау максатыннан, 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга беренчел психологик-медик-педагогик тикшерү (алга таба - тикшерү) үткәрү.

        2.2. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларга психологик-медик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм аларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыру буенча тәкъдимнәр хәзерләү, Комиссия тарафыннан элегрәк бирелгән рекомендацияләрне раслау, аныклау яки үзгәртү.

        2.3. Ата-аналарга (законлы вәкилләргә), мәгариф учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, башка оешмаларның хезмәткәрләренә сәламәтлекләре чикләнгән һәм  (яки) үз-үзләрен тотуда тайпылышлары булган балаларны тәрбияләү, укыту һәм үсеше тайпылышларын коррекцияләү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү.

        2.4. Балаларның физик һәм (яки) психик үсешендәге җитешсезлекләрне һәм (яки) үз-үзләрен тотышында тайпылышларны кисәтү һәм коррекцияләү өлкәсендә халык белән мәгълүмати-агарту эшен оештыруда катнашу.

        2.5. Район психологик-медицина-педагогик комиссиясендә тикшерү узган сәламәтлекләре чикләнгән балалар турында картотекалар формалаштыру.

        2.6.     Район мәгариф учреждениеләренең психологик-медик-педагогик консилиумнары эшчәнлеген координацияләү һәм оештыру-методик яктан тәэмин итү.

 

III. Комиссия эшчәнлеген оештыру

 

        3.1.     Комиссия эшчәнлеген Тукай муниципаль районының мәгариф идарәсе оештыра.

        3.2.     Комиссия составына педагог-психолог, дефектолог, логопед, психиатр, невролог, отоларинголог, офтальмолог, ортопед, педиатр керә. Кирәк булганда, Комиссия составына башка белгечләр дә кертелергә мөмкин. Комиссиянең шәхси составы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе карары белән раслана.

        3.3.     Комиссия түбәндәге документларны алып бара:

        3.3.1.  Балаларны тикшерүгә алдан язу журналы.

        3.3.2.  Тикшерү үткән балаларны исәпкә алу журналы.

        3.3.3.  Тикшерү узган баланың картасы.

        3.3.4.  Баланы тикшерү беркетмәсе (алга таба – беркетмә).

        3.3.1 һәм 3.3.2. пунктчаларында күрсәтелгән документлар, аларны алып бару тәмамланганнан соң, кимендә 5 ел саклана.

        3.3.3 һәм 3.3.4. пунктчаларында күрсәтелгән документлар, балаларга 18 яшь тулгач, кимендә 10 ел саклана.

        3.4.     Балаларны Комиссиягә җибәрү ата-аналар (законлы вәкилләр) гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Ата-аналар (законлы вәкилләр), мәгариф учреждениеләре, балигъ булмаганнарның хокукларын тәэмин итү һәм яклауны гамәлгә ашыручы учреждениеләр, дәвалау-профилактика, иҗтимагый һәм башка оешмалар белгечләре балаларны Комиссиядә тикшерү инициаторлары булып торырга мөмкин.

        3.5.     Балаларны тикшерү «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә,   «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә мәгариф идарәсе башлыгы приказы нигезендә үткәрелә.

        3.6.     Балаларны тикшерү Комиссиянең һәр белгече тарафыннан шәхсән яки бер үк вакытта берничә белгеч тарафыннан үткәрелә. Тикшерү үткәрүдә катнашучы комиссия белгечләре составы, тикшерү процедурасы һәм дәвамлылыгы тикшерү бурычларыннан, шулай ук балаларның яшь, психофизик һәм башка шәхси үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнә.

        3.7.     Балаларны тикшерү ата-аналар (законлы вәкилләр) катнашында үткәрелә.

        3.8.     Тикшерү барышында бала турында, комиссия белгечләре турында мәгълүматлар, тикшерү үткәрү өчен тәкъдим ителгән документлар исемлеге, баланы белгечләр тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре, белгечләр нәтиҗәләре, белгечләрнең аерым фикерләре (булган очракта) һәм бәяләмә чыгару өчен нигез булган башка мәгълүмат күрсәтелгән беркетмә алып барыла.

        3.9.     Комиссия беркетмәсе һәм бәяләмәсе тикшерүне үткәргән Комиссия белгечләре һәм Комиссия рәисе (аның вазыйфаларын башкаручы зат) тарафыннан имзалана һәм Комиссия (мәгариф идарәсе) мөһере белән таныкланалар.

        3.10.   Комиссия бәяләмәсе күчермәсе һәм белгечләрнең махсус фикер күчермәләре (булган очракта) ата-аналар (законлы вәкилләр) белән килешү буенча аларга имза куйдырылып тапшырыла яки тапшыру турында хәбәрнамә белән почта аша җибәрелә.

        3.11.   Комиссия бәяләмәсе ата-аналарга (законлы вәкилләрнең) сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен бюджет махсус (коррекцион) мәгариф учреждениеләренә юллама алу өчен, Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.

        3.12.   Комиссия катлаулы очракларда башка көнне балага өстәмә тикшерү үткәрергә, шулай ук баланы республика психологик-медицина-педагогик комиссиясенә тикшерү үтү өчен җибәрергә мөмкин.

        3.13.   Комиссия үз эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган биналар,  җиһазлар, компьютер һәм оргтехника, автотранспорт белән тәэмин ителә.

 

IV. Комиссия әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

 

        4.1.     Комиссия әгъзалары хокуклы:

        4.1.1.  Ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) һәм район белем бирү учреждениеләреннән тикшерү һәм консультация үткәрү өчен бала турында түбәндәге документларны соратып алырга:

        - балага тикшерү үткәрү турында гариза;

        - балага тикшерү үткәрергә ризалык;

        - паспорт яки бала туу турында таныклык күчермәсе (оригиналын күрсәтеп яки билгеләнгән тәртиптә таныкланган күчермәләр);

        - яшәү урыныннан белешмә;

        - мәгариф идарәсе органнарыннан, социаль хезмәт һәм медицина ярдәмен күрсәтү оешмаларыннан, башка оешмалардан юнәлтү кәгазьләрен;

        - мәгариф оешмасының психологик-медик-педагогик консилиумы яки белем бирү оешмасында укучыларга психологик-медик-педагогик ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыручы белгеч бәяләмәсе (белем бирү оешмасы өчен белем маршрутын билгеләү белән бәйле рәвештә);

        - укучыларның белем бирү оешмасы яки башка оешма тарафыннан бирелгән характеристикасы;

        - балага элек үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында Комиссия бәяләмәсе (булганда);

        - төп авыру буенча баланы медицина оешмасында күзәтүче табибларның (невропатолог, офтальмолог, ортопед, табиб-психиатр, отоларинголог (аудиограмма белән), психолог) бәяләмәсе белән бала үсеше тарихыннан өземтә:

        - рус теле (туган тел), математика буенча язма эшләр, баланың мөстәкыйль нәтиҗәле эшчәнлеге нәтиҗәләре.

        4.1.2.  Индивидуаль тикшерү мәгълүматлары нигезендә бала үсешендәге тайпылышлар характеры турында бәяләмә төзергә һәм аның психик, физик һәм индивидуаль мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, махсус белем бирү шартлары һәм шуңа бәйле медицина-социаль һәм психологик ярдәм характеры турында коллегиаль карар кабул итәргә.

        4.1.3.  Эшчәнлек максаты һәм әлеге нигезләмә нигезендә Комиссия эшенең эчтәлеген һәм формаларын билгеләргә.

        4.1.4.  Кирәк булганда, фәнни-тикшеренү һәм дәвалау учреждениеләре белән элемтәләр урнаштырырга.

        4.2.     Комиссия әгъзалары бурычлы:

        4.2.1.  Үз эшчәнлекләрендә һөнәри, этик һәм әхлакый принципларга таянырга.

        4.2.2.  Комиссиягә мөрәҗәгать итүчеләргә комплекслы диагностика нигезендә квалификацияле психологик-медицина-педагогик ярдәм алуда ярдәм күрсәтергә.

        4.2.3.  Тикшерү вакытында Комиссия белгечләре түбәндәгеләрне гамәлгә ашыралар:

        - беренчел мәгълүматны анализлау;

        - баланы турыдан-туры тикшерү;

        - баланы белгечләр тарафыннан тикшерү нәтиҗәләре буенча коллегиаль фикер алышу;

        - документларны рәсмиләштерү (тикшерү беркетмәсен, балаларны исәпкә алу журналы алып бару, Комиссия бәяләмәләрен хәзерләү);

        - ата-аналарны (законлы вәкилләрне) Комиссиия бәяләмәсе белән таныштыру

(кул куйдырып).

        4.4. Үз функцияләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарырга.

 

V. Хезмәттәшлек

 

        5.1. Комиссия үз эчәнлегендә хезмәттәшлек итә:

        - сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләргә белем бирү, диагностика уздыру мәсьәләләре буенча район белем бирү учреждениеләренең укыту-тәрбия процессында катнашучылары белән;

        - «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе» белән;

        - Тукай муниципаль районының мәгариф идарәсе белән;

        - Татарстан Республикасы карамагындагы махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләре белән;

        - үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатында, башка учреждениеләр (оешмалар) белән.

                                                                                     

                                                                                                       

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2019 елның ______________________ ______санлы карарына                         2 нче кушымта

 

 

 

Район (территориаль) психологик-медик-педагогик комиссиясе составы (килешү буенча)

 

 

        1.        Комиссия рәисе – Саматова Э. И., Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик үзәге бүлегенең методисты педагог-психологы;

        2.        Комиссия секретаре – Фәхртдинова Р. Г., Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучы-дефектолог;

        3.        Комиссия әгъзалары:

        - Нәсыйбуллина Р. Н., Тукай муниципаль районы «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче-Тамак интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе дефектологы;

        - Марченко Т. В., Яр Чаллы шәһәренең «85 нче психологик-медик-социаль ярдәм үзәге»  муниципаль бюджет учреждениесе педагог-дефектологы;

        - Богданов Р. Д., «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-психиатры-наркологы;

        - Щербакова Л. В., «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-педиатры, неврологы;

        - Филиппова Р. Р., «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе  табиб-офтальмологы;

        - Сәгыйдуллин И. Р., «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-оториноларингологы;

        - Имаметдинов Р. И., «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-травматолог-ортопеды.

pdf
Скачать текст
PDF, 5.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International