ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
19 ноябрь 2019 ел № 5112
Бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча юридик зат, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантиясенең, поручительлекнеӊ ышанычлылыгын бәяләү тәртибен раслау турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 93 маддәсе 3 пунктын үтәү йөзеннән
КАРАР БИРӘ:
1. Бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча юридик зат, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантиясенең, поручительлекнеӊ ышанычлылыгын бәяләү тәртибен расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс-бюджет палатасына йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 19.11 санлы карары белән расланган
Бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча юридик зат, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантиясенең, поручительлекнеӊ ышанычлылыгын бәяләү тәртибе
I. Гомуми нигезләмәләр
1. Әлеге тәртип Россия Федерациясе Бюджет кодексының 93 маддәсе 3 пункты нигезендә эшләнгән һәм бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча юридик зат, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелгән банк гарантиясенең, поручительлекнеӊ ышанычлылык күрсәткечләрен билгели.
2. Банк гарантиясенең һәм поручительлекнеӊ ышанычлылыгы банк яки башка кредит оешмасының (алга таба – гарант) һәм поручительләрнең финанс тотрыклылыгы белән билгеләнә.
3. Әлеге нигезләмә максатында банк гарантиясенең һәм поручительлекнеӊ ышанычлылыгы дигәндә гарант һәм поручительнең юридик зат, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге (алга таба – алучы) бюджет кредитын кире кайтару буенча йөкләмәләрен үз вакытында һәм тулы күләмдә башкара алуы аңлашыла.
4. Тәэмин итү күләме бирелә торган бюджет кредиты күләмен, аның буенча процентларны һәм тиешле килешүдә каралган башка түләүләрне капларга тиеш.
5. Йөкләмәләр үтәлешен тәэмин итүне рәсмиләштерү «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетыннан бюджет кредиты бирелгәнчегә кадәр башкарыла.
6. Финанс-бюджет палатасы (алга таба – финанс органы) «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетыннан бирелгән бюджет кредитларын тәэмин итү гарантияләрен һәм поручительлекне бәяләүне гамәлгә ашыра.
II. Банк гарантиясенең ышанычлылыгын бәяләү
2.1. Әлеге тәртип максатында гарант түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- ликвидация, үзгәртеп кору, банкротлык процессында булмау;
- административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган тәртиптә эшчәнлеге туктатылмау;
- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге алдында акчалата йөкләмәләр буенча кичектерелгән (җайга салынмаган) бурычлары, салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләр, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге тарафыннан элегрәк бирелгән муниципаль гарантияләр буенча җайга салынмаган йөкләмәләр булмау;
- Россия Федерациясе Үзәк банкының банк операцияләрен башкару өчен генераль лицензиясе булу;
- «Россия Федерациясе банкларында кертемнәрне иминияләштерү турында» 2003 елның 23 декабрендәге 177-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе банкларында физик затларның кертемнәрен мәҗбүри иминиятләү системасында катнашу (Россия Банкының интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында соңгы хисап датасына урнаштырылган рәсми мәгълүматлар);
- Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан «Россия Федерациясе Үзәк банкы (Россия Банкы) турында» 2002 елның 10 июлендәге 86-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә билгеләнгән мәҗбүри нормативларны бозган өчен чаралар кулланылмау (Россия Федерациясе Үзәк банкының интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында соңгы хисап датасына урнаштырылган рәсми белешмәләр).
2.2. Әлеге тәртипнең 2.1 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры килә торган гарант финанс органына түбәндәге документларны тапшыра:
- гарантныӊ алучы йөкләмәләре буенча гарант булырга ризалык турында хаты;
- гарантның гарант тарафыннан таныкланган гамәлгә кую документлары күчермәләре;
- гарант тарафыннан таныкланган салым органында исәпкә кую турында таныклыкныӊ, дәүләт теркәвенә алу хакында таныклыкныӊ яки юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан язу кәгазенеӊ күчермәләре;
- гарантның ликвидация, үзгәртеп кору, банкротлык процессында булмавын раслаучы документлар;
- гарантның бер кеше идарә итә торган башкарма органы, гарант исеменнән килешүләр төзүгә башка вәкаләтле зат һәм гарантның баш хисапчысы вәкаләтләрен раслаучы, гарант тарафыннан таныкланган документлар (сайлау турында карар, билгеләп кую турында боерык, вазыйфага керү турында боерык, контракт күчермәсе, ышаныч кәгазе), шулай ук әлеге затларныӊ нотариаль таныкланган имза үрнәкләре һәм гарант мөһере оттискы;
- банк гарантиясен бирү буенча (алучының йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү өчен) алыш-бирешне гамәлгә ашыруга гарант идарәсенең вәкаләтле органы тарафыннан алыш-бирешне раслучы (хуплаучы) документның нотариаль таныкланган күчермәсе;
- банк операцияләрен башкару өчен Россия Федерациясе Үзәк банкы генераль лицензиясенең нотариаль таныкланган күчермәсе;
- гарантның соңгы хисап датасына салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча бурычлары булмавын раслаучы салым органы белешмәсе;
- гарант тарафыннан таныкланган бухгалтерлык балансы һәм хисап финанс елы өчен һәм соңгы хисап датасына керемнәр һәм чыгымнар турында хисап;
- әлеге тәртипнең 2.2 пунктының «а» пунктчасы нигезендә хат белән мөрәҗәгать итүнең алдагы елына гарант тарафыннан таныкланган бухгалтерлык хисаплылыгының бер елга дөреслеге турында аудиторлык бәяләмәсе күчермәсе;
- Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан билгеләнгән форма буенча гарантның үз акчаларын (капиталын) исәпләү һәм, рөхсәт ителгән күрсәткечләр диапазонын китереп, соңгы хисап датасына мәҗбүри нормативлар күрсәткече;
- Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан билгеләнгән форма буенча мәҗбүри нормативлар турында мәгълүмат;
- Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан билгеләнгән форма буенча гарант активларының сыйфаты турында мәгълүмат;
- гарантның җитәкче кул куйган һәм гарант мөһере белән таныкланган чиста активлары хисабы;
- соңгы ярты ел дәвамында гарант тарафыннан Россия Федерациясе Үзәк банкының мәҗбүри резерв таләпләрен үтәү турында, клиентларның исәп-хисап документларын вакытында түләмәү фактларының булмавы хакында, Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан гарантка карата кулланылган мәҗбүри йогынты чаралары булмау турында Россия Федерациясе Үзәк банкы белешмәсе;
- Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан вәкаләтле вазыйфаи затлар кандидатураларын килештерүне раслый торган документлар.
Гарант әлеге пунктның «в», «г», «з» пунктчаларында күрсәтелгән документларны тапшырмаган очракта, финанс органы аларны ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә соратып ала.
2.3. Гарантның финанс хәле түбәндәге күрсәткечләр белән билгеләнә:
- соңгы финанс елында һәм агымдагы елның узган чорында зыянга эшләмәү;
- I һәм II категория сыйфатындагы гарант активлары активларның гомуми күләменнән кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш;
- гарантның Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри нормативларга туры килүе;
- гарантның чиста активлары күләме бирелгән бюджет кредитының өчкә тапкырланган суммасыннан түбән булырга тиеш түгел.
2.4. Гарантның финанс органына кергән документлары шул көнне теркәлә.
2.5. Гарант тарафыннан тапшырылган документлар әлеге тәртипнең 2.2 пунктында билгеләнгән документлар исемлегенә туры килмәгән очракта, финанс органы, документларны теркәү датасыннан биш эш көненнән дә соңга калмыйча, сәбәпләрен күрсәтеп гарантка кире кайтара.
2.6. Гарант тарафыннан тапшырылган документлар әлеге тәртипнең 2.2 пунктында билгеләнгән документлар исемлегенә туры килгән очракта, финанс органы тарафыннан банк гарантиясенең ышанычлылыгын бәяләү үткәрелә. Финанс органы документларны теркәү датасыннан алып 15 эш көне эчендә тапшырылган документларны гарантның әлеге тәртипнең 2.1 пунктында каралган таләпләргә туры килү һәм, әлеге тәртипнең 2.3 пунктында күрсәтелгән күрсәткечләрне исәпкә алып, аның финанс хәлен билгеләү предметына карый.
Документларны карау нәтиҗәләре буенча финанс органы гарантның финанс тотрыклылыгы һәм аның бюджет кредитын кире кайтару буенча алучының йөкләмәләрен үз вакытында һәм тулы күләмдә башкару сәләте турында бәяләмә әзерли, бу хакта гарантка бәяләмәне әзерләү датасыннан соң өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.
III. Поручительлекнеӊ ышанычлылыгын бәяләү
3.1. Әлеге тәртип максатында поручитель түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- ликвидация, үзгәртеп кору, банкротлык процессында булмау;
- административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган тәртиптә эшчәнлеге туктатылмау;
- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге алдында акчалата йөкләмәләр буенча кичектерелгән (җайга салынмаган) бурычлары, салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләр, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге тарафыннан элегрәк бирелгән муниципаль гарантияләр буенча җайга салынмаган йөкләмәләр булмау.
3.2. Әлеге тәртипнең 3.1 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры килә торган поручитель финанс органына түбәндәге документларны тапшыра:
- поручительнеӊ алучы йөкләмәләре буенча поручитель булырга ризалык турында хаты;
- поручительнеӊ поручитель тарафыннан таныкланган гамәлгә кую документлары күчермәләре;
- поручитель тарафыннан таныкланган салым органында исәпкә кую турында таныклыкныӊ, дәүләт теркәвенә алу хакында таныклыкныӊ яки юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан язу кәгазенеӊ күчермәләре;
- поручительнеӊ бер кеше идарә итә торган башкарма органы, поручитель исеменнән килешүләр төзүгә башка вәкаләтле зат һәм поручительнеӊ баш хисапчысы вәкаләтләрен раслаучы, поручитель тарафыннан таныкланган документлар (сайлау турында карар, билгеләп кую турында боерык, вазыйфага керү турында боерык, контракт күчермәсе, ышаныч кәгазе), шулай ук әлеге затларныӊ нотариаль таныкланган имза үрнәкләре һәм поручитель мөһере оттискы;
- поручительлек бирү буенча (алучының йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү өчен) алыш-бирешне гамәлгә ашыруга поручитель идарәсенең вәкаләтле органы тарафыннан алыш-бирешне раслучы (хуплаучы) документның нотариаль таныкланган күчермәсе;
- поручительнең ликвидация, үзгәртеп кору, банкротлык процессында булмавын раслаучы документлар;
- поручитель тарафыннан хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең нотариаль таныкланган күчермәсе (Россия Федерациясе законнарында поручитель тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек лицензия нигезендә гамәлгә ашырыла дип билгеләнгән очракта);
- поручительнең кредит оешмаларында ачылган гамәлдәге счетлары турында салым органы тарафыннан расланган белешмә;
- поручительнең исәп-хисап счетларында акчалар булу һәм аларның картотекага суммасы турында банклар тарафыннан бирелгән белешмәләр;
- поручитель тарафыннан расланган бухгалтерлык балансы, хисап финанс елы һәм соңгы хисап датасына финанс нәтиҗәләре турында хисап (аларга аңлатма язулары, аларны кабул итү турында салым органы тамгасы белән һәм төп чаралар турында баланс статьяларының расшифровкаларын теркәп, тәмамланмаган төзелеш хакында, матди кыйммәтләргә кертемле керемнәр, озак сроклы финанс кертемнәре, кыска сроклы финанс кертемнәре һәм займнар, кредит бурычлары (һәр төр бурыч буенча) турында);
- соңгы хисап датасына салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар буенча поручительнең бурычлары булмавын раслаучы салым органы белешмәсе;
- әлеге тәртипнең 3.2 пунктының «а» пунктчасы нигезендә хат белән мөрәҗәгать итүнең алдагы елына поручительнеӊ бухгалтерлык хисаплылыгының бер елга дөреслеге турында аудиторлык бәяләмәсе күчермәсе (Россия Федерациясе законнары нигезендә ел саен аудиторлык тикшерүе узарга тиешле юридик затлар өчен);
- поручительнең җитәкче кул куйган һәм поручитель мөһере белән таныкланган чиста активлары хисабы.
Поручитель әлеге пунктның «в», «е», «л» пунктчаларында күрсәтелгән документларны тапшырмаган очракта, финанс органы аларны ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә соратып ала.
3.3. Поручительнең финанс органына кергән документлары шул көнне теркәлә.
3.4. Поручитель тарафыннан тапшырылган документлар әлеге тәртипнең 3.2 пунктында билгеләнгән документлар исемлегенә туры килмәгән очракта, финанс органы документларны, теркәү датасыннан биш эш көненнән дә соңга калмыйча, сәбәпләрен күрсәтеп поручительгә кире кайтара.
3.5. Поручитель тарафыннан тапшырылган документлар әлеге тәртипнең 3.2 пунктында билгеләнгән документлар исемлегенә туры килгән очракта, финанс органы тарафыннан поручительлекнең ышанычлылыгын бәяләү үткәрелә. Финанс органы документларны теркәү датасыннан алып 15 эш көне эчендә тапшырылган документларны поручительнең әлеге тәртипнең 3.1 пунктында каралган таләпләргә туры килү предметына карый һәм поручительнеӊ финанс хәлен бәяләү методикасы нигезендә поручительнеӊ финанс хәленә анализ ясый.
Бюджет кредитын кайтару буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү буенча поручительләр булып торучы юридик затларның финанс хәленә анализ ясалмаска мөмкин, әгәр күрсәтелгән юридик затлар алучыга бюджет кредитын бирү турында кабул ителгән датага «Фитч Рейтингс» (Fitch Ratings) яки «Стандарт энд Пурс» (Standard & Poor's) рейтинг агентлыклары классификациясе буенча «BB-» рейтингыннан ким булмаган яисә «Мудис Инвесторс Сервис» (Moody's Investors Service) рейтинг агентлыгы классификациясе буенча «Ba3» дәрәҗәсеннән ким булмаган рейтингка ия булган очракта.
Документларны карау нәтиҗәләре буенча финанс органы поручительнең финанс тотрыклылыгы һәм аның бюджет кредитын кире кайтару буенча алучының йөкләмәләрен үз вакытында һәм тулы күләмдә башкару сәләте турында бәяләмә әзерли, бу хакта поручительгә бәяләмәне әзерләү датасыннан соң өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.