КАРАР «07_» октябрь 2020 ел      №3984 «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 26 февралендәге 497 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында  

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

КАРАР

 

«07_» октябрь 2020 ел                      Яр Чаллы                            №3984

 

 

«2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 26 февралендәге 497 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында  

 

 

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу сәбәпле, икътисадта ситуациянең начараюы, гражданнарның үзизоляцияләү режимын кертү һәм «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» кысаларында планлаштырылган чаралар саны кимүгә бәйле рәвештә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 26 февралендәге 497 номерлы карары белән расланган «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасына «Тукай муниципаль районы мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә 2020 елга финанслау күләмен 97 105,00 сум күләмендә киметеп үзгәрешләр кертергә.
  2. «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы паспортыныӊ «Финанслау күләмнәре һәм чыганагы» бүлеген яӊа редакциядә бәян итәргә:  

 

Программаны финанслау күләме һәм чыганаклары

Ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 2018-2020 еллардасум тәшкил итә, шул исәптән:

2018 елда – 1 312 00 меӊ сум;

2019 елда – 1 797 00 меӊ сум; 

2020 елда – 1 649 895 сум.

Программаны финанслау күләмнәре фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк.

 

  1. «2018-2020 елларга Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасын тормышка ашыру буенча чараларны кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итәргә.  
  2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                      А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International