КАРАР ,12.11.2020ел    № 4361 «Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТ

 

КАРАР

 

 

12.11.2020 ел             Яр Чаллы шәһәре                              № 4361   

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

 

 

Укучыларны балансланган кайнар аш белән тәэмин итү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны туклануны оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.4.5.2409-08 таләпләрен үтәп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2020 елның 21 сентябрендәге «2021 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 851 номерлы карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен   

 

КАРАР БИРӘ:

 

 1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә:

 1.1. Дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучылар мондый оешмаларны гамәлгә куючылар тарафыннан федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының, җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанс чыганаклары хисабына  көнгә кимендә бер тапкыр, кайнар эчемлекне санамыйча, кайнар ризык булуны күздә тоткан бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәләр;

1.2. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч белем бирү программалары буенча белем алучы балаларны 53 сум 41 тиенлек түләүсез кайнар төшке аш белән тәэмин итәргә.

2. 2021 елның январеннан расларга:

2.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар аш бәясен 46 сум 00 тиен күләмендә;

2.2. Айлык акчалата түләүләр бәясен:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 851 номерлы карары нигезендә уку чорында бер укучыга бер көнгә 8 сум 00 тиен;

2.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен ата-аналар түләвенеӊ суммасын 38 сум 00 тиен күләмендә.

3. 2020 - 2021 уку елында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

4. Социаль ярдәмнең өстәмә чараларына мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру комиссиясе составын расларга (2 нче кушымта).

5. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы түбәндәге категория балалар өчен ата-аналарны түләүдән азат итәргә:

5.1. 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән;

5.2. Инвалид балалар (раслаучы документларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә тэкъдим иткэндэ;

5.3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән.

6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасына гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акча средсволарын үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.­

7. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

7.1. 2021 елдан муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны 46 сум 00 тиенлек кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.2. 2021 елдан 4 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм  ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.3. СанПин 2.4.5.5409-08 таләпләре нигезендә санитар-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

7.4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә туклану оештыру буенча ай саен  хисап тапшырырга (3, 4 нче кушымталар).  

8. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә:

8.1. Гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез килүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

8.2. Кайнар аш белән түэмин итүне оештыру сыйфатын һәм азык-төлек блоклары санитар торышының «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПин 2.4.5.5409-08 таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

9. 2021 елның январеннан «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнең кайнар аш белән тәэмин итү буенча җаваплы белгече укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын (алга таба – ЕГИССО) кулланып, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә, ЕГИССО операторы билгеләгән форматларга туры китереп,  мәгълүмат бирүне тәэмин итә.

10. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә 3 эш көне эчендә әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ                     2020 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә

 

1. Әлеге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә» (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль якланмаган гаиләләрдәге түбәндәге категория укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру максатында эшләнде:

- 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән булган балаларны;

- Инвалид балалар (раслаучы документларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә тэкъдим иткэндэ;

- гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны.  

Социаль якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан туклану өчен ата-аналар взносларын түләүдән азат итү юлы белән 2020-2021 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә гамәлгә ашырыла.

Әлеге категория укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү район Башкарма комитеты карары нигезендә башкарыла.

2. Әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, Тукай муниципаль районында һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә комиссияләр төзелә.

Өстәмә социаль ярдәм чараларына мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе:

- тапшырылган гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта);

- әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә раслый;

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы комиссия:

- сыйныф җитәкчесе яки озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларның ашханәгә төркемләп йөрү графигын эшли;

- бирелә торган төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә.

Комиссия хокуклы:

- СанПин 2.4.5.5409-08 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкларны сатудан алырга;

- китерелә торган азык-төлек продуктларының беренчел исәп документларына туры килүен тикшерергә; 

- тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозулар турында акт һәм хокук бозуларның булмавы турында белешмә төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. 4 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең үтенече нигезендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары буенча социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә боерык чыгара;

3.2. Бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна  учреждениесенә тапшыра.

4. Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Ата-аналардан яисә аларны алмаштыручы затлардан әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы нигезендә форма буенча бушлай кайнар аш белән тәэмин итүгә гаризалар кабул итәләр;

4.2. Гаризаларны алу көненнән алып өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз керемле гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында  ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен комиссия каравына кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

 4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр; 

4.8. Барлык укучыларның ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Ата-аналар яки аларны алмаштыручы затлар:

5.1. Комиссия запросы буенча гаилә кеременең күләмен раслаучы документлар тапшыралар;

5.2. Әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендә сыйныф җитәкчеләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар. 

6.  «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләренә чыгып, укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләрен  алып бара.

7. Әлеге нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International