КАРАР «_27_»____01.2021 ел   №    280 «Татарстан Республикасында елныӊ иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының район этабын оештыру һәм уздыру буенча конкурс комиссиясен төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«_27_»____01_____2021 ел                      Яр Чаллы                                                          №    280

 

 

«Татарстан Республикасында елныӊ иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының район этабын оештыру һәм уздыру буенча конкурс комиссиясен төзү турында

 

         2015 елныӊ 1 июнендәге «Татарстан Республикасында елныӊ иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында нигезләмәгә таянып  

 

КАРАР БИРӘ:                                                    

1. «Татарстан Республикасында елныӊ иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы кысаларында районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре арасында конкурс игълан итәргә.

2. «Татарстан Республикасында елныӊ иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының район этабын оештыру һәм уздыру буенча конкурс комиссиясен түбәндәге составта төзергә:

1) Хәбибуллин А.Р. –  Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе, комиссия рәисе;

2) Заһретдинов Ф.С. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы;

3) Гатина А.А. – район Советы Аппаратының оештыру бүлеге баш белгече, комиссия секретаре;

4) Хуҗагалиева Л.Н. – Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе, комиссия әгъзасы;

5) Вәлиева В.А. – Бәтке авыл җирлеге башлыгы;

6) Низамиева Э.Р. – Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы;

7) Рыбакова Ю.М. – Яӊа Троицкий авыл җирлеге башлыгы.

3. Конкурс комиссиясенә 2021 елның 3 февраленә кадәр гаризаларны кабул итәгә. 3 февральдән 9 февральгә кадәр кергән гаризаларны карарга, йомгаклар ясарга, конкурс номинантларын билгеләргә һәм 2021 елның 24 февраленә кадәр Муниципаль берәмлекләр советына тапшырырга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 708.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International