КАРАР 26.01.2021 ел    № 237 «Тукай муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында» 2020 елныӊ 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

26.01.2021 ел                      Яр Чаллы                                        № 237

 

 

«Тукай муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында» 2020 елныӊ 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында 

 

 

 «Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 нормаларын раслау турында» РФ баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 октябрендәге 32 номерлы карары белән расланган СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләре гамәлгә керү сәбәпле һәм укучыларны балансланган кайнар аш белән тәэмин итү нормаларын үтәү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:  

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елныӊ 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарыныӊ 7.3 пунктына үзгәрешләр кертергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:   

«7.3. СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләре нигезендә санитария-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә».

2. 2020 елныӊ 12 ноябрендәге 4361 номерлы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карарыныӊ 8.2 пунктына үзгәрешләр кертергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8.2. Кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру сыйфатын һәм азык-төлек блокларының санитар торышы «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә».

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарына 1 кушымтага үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә (1 кушымта).

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарына 3 кушымтага үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә (3 кушымта).

 5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарына 4 кушымтага үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә (4 кушымта).

6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 12 ноябрендәге 4361 номерлы карарына 5 кушымтага үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә (5 кушымта).

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Н.С. Габдуллинга йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ 2021 елныӊ _____________________ ___ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында әлеге нигезләмә (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кайнар туклануны  оештыру максатында, түбәндәге категория укучылар өчен эшләнгән:

- аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балалар;

- инвалид балалар («Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә раслаучы документлар тапшырганда);

- социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән балалар. 

Социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү 2020-2021 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан туклану өчен ата-ана түләвеннән азат итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Әлеге категория укучылар район Башкарма комитеты карары нигезендә кайнар аш белән тәэмин ителә.

2. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, гомуми белем бирү учреждениеләрендә комиссияләр төзелә.

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе:

            - тәкъдим ителгән гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта);

                   - әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр раслый: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә;

            - бик кирәк булганда, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече нигезендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары буенча, бюджет акчалары булганда, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениеләренеӊ өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучылары исемлегенә үзгәрешләр кертә.

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы комиссия:

- сыйныф җитәкчесе яки озайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларныӊ ашханәгә төркемләп йөрү графигын төзи;

- төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә.

Комиссия хокуклы:

- СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкны сатудан алырга;

- беренчел исәп документлары нигезендә китерелә торган азык-төлек продуктларының туры килүен тикшерергә; 

- тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның булмавы турында белешмә һәм ачыкланган хокук бозулар турында акт төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итүгә гаиләне тикшерү акты нигезендә боерык чыгара.

3.2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә бушлай туклану белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген җибәрә.

3.3. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән категорияләргә караган балалар саны үзгәргәндә, бу турыда өч көн эчендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә хәбәр итә.

4.      Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Ата-аналардан яисә аларны алыштыручы затлардан түләүсез туклану белән тәэмин итүгә әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча гаризалар кабул итәләр;

4.2. Гаризаларны алу көненнән алып өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Комиссия каравына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз керемле гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында  ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр;

4.8. Барлык укучыларныӊ ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Ата-аналар яки аларны алыштыручы затлар:

5.1. Комиссия соравы буенча гаилә кеременең күләмен раслаучы документлар тапшыралар;

5.2. Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча сыйныф җитәкчеләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар.

6. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләре өчен җаваплы.

7. Әлеге нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 5.52 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International