КАРАР 04.02. 2021 ел №_398 Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«____» __________ 2021 ел                   Яр Чаллы                                      №______

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 30 статьясы 21 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Башкарма комитет Җитәкчесенең 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы «Бәтке урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр бәяләрен кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы «Бәтке урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе хисабын кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2021 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 ноябрендәге 5245 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы                                Н.С. Габдуллинга йөкләргә.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе          А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 10.46 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International