КАРАР 29.01.2021 ел       №291 Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

29.01.2021 ел                                                           №291

 

 

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

 

 

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатында, 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль казначылык идарәсе уртак коллегиясенеӊ 2021 елныӊ 4 январендәге ПР-3 номерлы беркетмәсенеӊ 24, 25 пунктларын үтәү йөзеннән

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетныӊ 2013 елныӊ 23 сентябрендәге 5025 номерлы карары белән расланган Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү тәртибенеӊ 2.1 пунктына үзгәрешләр кертергә һәм яӊа редакциядә бәян итәргә:

«2.1. гариза бирүче компенсация алу өчен яшәү урыны (әгәр гариза бирүче яшәү урыны буенча теркәлмәсә, яшәп тору) буенча муниципаль районда компенсация түләүгә вәкаләтле органга (алга таба – вәкаләтле орган) түбәндәге документларны тапшыра:

а) компенсация билгеләү турында гариза;

b) өстәмә компенсация бирү турында гариза бирү аеннан алдагы өч ай өчен гаиләнең һәр әгъзасына керемнәре турында документлар;

c) компенсация билгеләнә торган баланыӊ туу турында таныклык күчермәсе, (әгәр күчермә нотариаль таныкланмаган булса, төп нөсхәсен күрсәтеп);

d) ата-аналары (законлы вәкилләре) гариза бирүче булган башка балаларныӊ туу (уллыкка алу) турында таныклы күчермәләре (әгәр күчермә нотариаль таныкланмаган булса, төп нөсхәсен күрсәтеп). Опекада булган балага компенсация билгеләү өчен,  өстәмә рәвештә опека билгеләү турында җирле үзидарә органнары карарыннан өземтә тапшырыла;

е) ышанычлы затлар өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе күчермәсе;

f) ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, суд карары;

г) баланы тиешле белем бирү оешмасына урнаштыру турында шартнамә күчермәсе;

h) мәгариф оешмасында баланы карап тәрбияләгән өчен түләү квитанциясенең күчермәсе;

i) гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән түбәндәгеләрне раслый торган документ(лар) (ирекле рәвештә язылган):

j) шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык;

к) гариза бирүченең шәхси мәгълүматларны органга яки оешмага тапшырганда аларның исеменнән эш итәргә вәкаләте.

l) авария хәлләренә бәйле очраклардан тыш, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурыч булмау турында белешмә».

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

 3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                         А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 191.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International