Һәм һәр көн саен озын тәнәфесләрдә герой–шәһәр Сталинград турында документаль фильмнар карадык.

3 февраля 2018 г., суббота

 2 февраль - Россиядәхәрби дан көне — Сталинград сугышындаҗиңүяулаганкөн (1943 ел). 200 көнгә сузылган канкойгыч сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана. Совет-Германия фронтында инициатива СССРга күчә.

Сталинград шәһәрендә җиңүне билгеләп үтүне без декабрь аенда ук башлаган идек. Ул чагында бөек Ватан сугышы ветераны 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры Нуриев Рәфкат абый белән очраштык, аның фронт истәлекләре белән таныштык. Шундый батыр авылдашыбыз булуы белән чиксез горурлык хисләре кичердек.

Ә бу атнаны без Гиндукуш хәрби дан музее хезмәткәрләре һәм Иске Абдул мәктәбе коллективы патриотик тәрбия атналыгы дип игълан иттек. Һәм һәр көн саен озын тәнәфесләрдә герой–шәһәр Сталинград турында документаль фильмнар карадык.Шул рәвешле бу шәһәрнен тарихы белән, күренекле урыннары белән таныштык.  Ә бүген 75 еллык юбилей көнендә ике китап авторы, ветеран укытучы Дәүләтшин Зөфәр абыйны кунакка чакырдык. Ул безгә Сталинград шәһәре халкының батырлыгы турында сөйләде. Бу шәһәрне азат итүдә катнашкан һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырды. 1961 елга алынган мәгълүматлар буенча безнең Иске Абдул авылыннан 12 кеше, башка авыллардан 7 кеше. Менә алар Набиуллин Габдулла, Сибгатуллин Лотфулла, Зиннатуллин Гарифулла, Сагидуллин Габдулла, Галимов Габделбар, Махупов Файзрахман, Хафизов Габдрахман, Гилметдинов Гилмулла, Гилмиев Исмәгыйль һ.б.

      Ә очрашуыбыз ахырында тынычлык өчен башын салган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

     Ә иртәгә “Сталинград. Наступление.” киносын карыячакбыз. Шулай ук “Сталинград шәһәренә сәяхәт” фотокүргәзмәсе ачылачак.

фото

 

Гиндукуш музее директоры Мингазова Т.Н.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International