Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Чарада Яр Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдикова, районыбыз китапханәчеләре катнашты.
Җырчы Илһам Шакиров турында фильмнар төшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. Ә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан быел беренче тапкыр районыбызда Илһам ага Шакировның якты истәлегенә багышлап “Илһам моңы! Йөрәкләрдән агасың син, йөрәкләргә тамасың син... “ дип аталган районкүләм иҗади бәйге игълан ителде. Конкурс шартары нигезендә райондашларыбыз бөек җырчыга багышлап шигырьләр иҗат иттеләр, очерклар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Конкурс нәтиҗәләрен жюри рәисе Факил Сафин тамашачыларга җиткерде. Кичәдә Илһам аганың җырлары, аның иҗатына багышланган шигырьләр яңгарады.