Тел сагында торучы остазлар

2 марта 2020 г., понедельник

В Биюрганской сельской библиотеке подготовили вечер под названием" Туган телен    кадерләгән халык, үзе да кадерле булыр". На встречу пришли Зулейха Закирова, Гульфия Аглиева  На торжество были приглашены воспитанники детского сада "Кызыл калфак", школьники, члены фольклорного ансамбля "Яран гөл".

Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатлар белән бай булып үсә. Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар аралашу өчен рус телен сайлыйлар. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буенча ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

Шундый уй- ниятләр белән без "Туган телен кадерләгән халык, үзе дә кадерле булыр" дип исемләнгән кичә әзерләдек. Балалар белән очрашугасүз тәмен белүче тел-сүз осталарын - Зөләйха Закирова, Гөлфия Әһлиевалар бик теләп, шатланып килделәр.

Бәйрәм тантанасына "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, "Яран гөл" фольклор ансамбле кызлары чакырылды.Тәрбияче Любовь Шайхулахметова җитәкчелегендәбалаларның туган ил,туган тел, әни турындагы шигырь укуларын , матур итеп җырлауларын сокланып, яратып тыңладык. Мәктәп укучылары да туган телебез турында шигырьләр ятлаганнар .Айнур Хасанов, Айзирә Фаттахова, Зәлинә Әхмәтова үзләре язган шигырләрен сөйләп күрсәттеләр.

Калмия авылыннан килгән, гомере буе балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, районыбыз шагыйрәсе, мөгаллимә, “Кереп барам гомерем көзләренә”, “Сөю калсын” дип исемләнгән китаплар авторы, Рәшит Гәрәй премиясе лауреаты Зөләйха ханымЗакированың

татар телен саклау, яклау турындагы чыгышы бик нык истә калырлык булды.Исләре китмичә генә телефонга карап утырган 7 нче сыйныфта укучы малайлар да телефоннарын сүндереп тын калып тыңладылар Зөләйха апаны!

-Бүген татар теле нигә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү - байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала.  Бүгенге көндә туган телне югалта барабыз. Вакыт узган саен аны яңадан торгызу авыр булыр. Ата-аналарга, тәрбиячеләргә һәм татар теле укытучыларына балаларга матур әдәби телне өйрәтүдә уңышлар телим,-дип сүзен йомгаклады ул.

Зөләйха Закирова сүзләренә шактыйҗырлар даиҗат ителгән. Мәсәлән, “Яулык”“Онытырлык түгел”“Сиңа”,“Вальс”шигырләренә көйләр язылган, җырчылар бик яратып башкаралар.Бәйрәмдә Зөләйха апаның "Сиңа" җырын барыбыз бергәләп тыңладык.

Икенче кунагыбыз-

Үз милләтен яраткан,  милләте белән горурланган үз теленә карата тугры  булып  калган кешеләр безнең арабызда күбрәк булсын иде, телебез мәктәпләрдә укытылудан туктамаса ярар иде дип телибез. Туган тел – рухи байлыгыбыз. Киләчәктә дә үз телебездә күркәм чаралар үткәрергә язсын, тел яшәсә милләт тә яши, шуны онытмаска кирәк.   

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International