Тыл ветераннары Афанасьева Анастасия Ивановна хэтирэсе

24 апреля 2020 г., пятница

#Героитыла#Детивойны#100летТАССР#75летПобеде#Тукаевскийрайон

#МелекесскаяСБ#МелекесскийСДК

Афанасьева Анастасия Ивановна 1928нче елның 25 декабрендә табигатьнең матур кочагында урнашкан Җәйләу авылында туа Анастасия Ивановнаның әти-әнисе кисмәк ясау осталары, бик тырыш кешелэр була. Урманда үскэч җиләк – җимешне күпләп җыеп киптерә торган булганнар. Чоланнарында капчык-капчык кипкән шомырт, миләш, чикләвек тулып торган. Шул шомырт, миләшне тартып он ясаганнар.

Сугыш башланганда Анастасия Ивановна 12 яшьлек үсмеркыз бала була, яшьтәшләре кебек ул  да тормыш арбасына бик иртә җигелә. Нинди эшкә кушсалар, шуны эшләдек, бер эштәндә тарчынмадык,- дип искә ала ул. Көтүендә көткән, элеватордан икмәк тә ташыганнар, урак та урганнар, урман да кискәннәр.

 Павел Афанасьев белән тормыш корып җибәрәләр. Кайната, кайнанасы белән бер түбә астында озак еллар тату гына тормыш итәләр,ике кыз бала тэрбиялэп устерэлэр.

Анастасия Ивановна кул эшенә бик оста булуы белән дан тота, ул авыл хатын-кызларына, гаиләсенә кием – салым тегә. Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Анастасия түти бүгенге тормыштан канәгать, биргәненә шөкер итеп төпчек кызы Елена тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Гаиләдә олы ихтирамлы, балаларының таянычы, онык-оныкчыкларының юанычы ул.

 

 Лидия Фәртдинова

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International