Туган яктан илһам алып

10 марта 2021 г., среда

Иштирәк авылы китапханәсендә язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рафис Сәлимҗанов белән очрашу булды. Әлеге матур кичәгә китап яратучы авыл кешеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары җыелды. Китап бәйрәмен ветеран укытучыбыз, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Римма Ризатдинова алып барды. 

Китапханәбездә ел саен татар язучылары белән очрашулар үткәрү традициягә керде. Иштирәкнең китап сөючеләре соңгы елларда Клара апа Булатова, Газинур Морат, Хөсәен Җәгъфәр, Рәдиф Сәгъди, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадырова, Галиәхмәт Шаһи, Айрат Суфиянов, Рәзинә Сәетгәрәевалар белән күрешеп якыннан аралашты. Бу исемлектә Рафис Сәлимҗанов та бар. Рафис абый безнең өчен танылган язучы гына түгел, Иштирәк авылында туып үскән, туган җиренең матур табигатеннән илһам алып яшәүче якташыбыз, авылдашыбыз да. Шуңа күрә аның белән очрашу кичәсе безнең Иштирәк авылы китапханәсе тарихында аерым бер бит булып теркәләчәк. 
Рафис Сәлимҗанов авылда сигез сыйныфны, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый. Район комсомол комитетында инструктор, «Дуслык байрагы» исеме белән чыгучы район газетасында корреспондент булып эшли. 1979 елны Рафис абый Сәлимҗанов Чаллыга күчеп килә һәм КамАЗ автогигантының төрле предприятиеләрендә эшли.
Әдәби иҗат эшен ул балалар өчен хикәяләр һәм юморескалар язудан башлый, яшь авторның өч дистәгә якын хикәясе төрле газета-журналларда басылып чыга. 
Кичәдә язучының «Күкеле сәгать» хикәясеннән бер өзек сәнгатьле итеп укылды. Матбугатта, интернетта, социаль челтәрләрдә бик күп бәхәсләр уяткан тема – татар телен саклау һәм яклау мәсьәләсенә багышланган «Великий язык тюрков» әсәре буенча Рафис Салимҗанов үзенең фикерен әйтте. Сатирик стильдә язылган, шулай ук  фәлсәфи уйланулар һәм юмор белән сугарылган бу әсәр үзенең формасы белән татар әдәбиятында да, рус әдәбиятында да беркемне дә кабатламый. 
Мондый мәгънәле очрашулар һәрберебез өчен рухи азык, алар безнең дөньяга карашыбызны киңәйтә, уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Рафис абый Сәлимҗанов китап сөюче иштирәклеләр белән очрашуларга тагын да килер дип ышанабыз. 

Алия Закирова,
Иштирәк авылы китапханәсе мөдире.

/ Фото Алия Закировадан алынды. 

 Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International