Канат сыдыру үзе бер йола.

20 января 2022 г., четверг
Халкыбыз борын-борыннан күп итеп кош-корт, казлар үстергән. Шуннан гөрләтеп каз өмәләре уздырганнар. Каз канаты сыдыру йоласы шул өмәләрнең бер өлеше. Гасырлык тарихыбызны үз эченә сыйдырган шул йолаларның бүгенге көндә яңартылуы милләт булып сакланып калуда бик зур роль уйный. Халкыбызның милли традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру эшен яратып алып баручы актив апа-абыйлар хезмәте хөрмәткә лаек.
Күзкәй авылында эшләп килуче  ветераннар советы,мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә   “Каз канаты сыдыру йоласы” күренешен күрсәтте, бу чара  үсеп килүче балаларыбызга кызыклы мирас тапшыруда ярдәмче  .
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International