Истәлекле очрашу

28 марта 2022 г., понедельник

Иске Дөреш мәдәният йортында Бөек Ватан  сугышы ветераны, үзешчән фронтовик шагыйрь Хәниф Усмановка абыйга багышланган  “Җиңү шулай яуланды” дип исемләнгән кичә үтте. Кичәгә аның тормыш иптәше 94 яшьлек Мөнирә апа Усманова, сеңлесе Изилә апа, кызлары Роза һәм Фәридә апаларны кунак итеп чакырдык. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре ,  бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы тарих укытучысы Нурия апа Валиуллина һәм укытучы, озак еллар җирлек башлыгы булып эшләгән Гыйздулла Валиуллин абыйлар да килде. 

Иске Дөреш мәктәбендә  авылыбыз тарих музеен җитәкләгән Нурия апа Бөек Ватан  сугышы ветераннары  Хәниф, Садыйк, Сергей абыйлардан сугыш турындагы истәлекләрен  язуларын сорый һәм альбомга туплый. 
Хәниф абый 1923 елда Иске Дөреш авылында туа. Үзе язып калдырган хатирәләрдән өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәм. 
 “1941 елның февраль аенда Воткинск хәрби заводка байтак кешене эшкә җибәрергә дип колхозга район тарафыннан хәбәр килеп төшә. Мине дә 1941 елның 16 февраль көнне Воткинск шәһәренә эшкә җибәрәләр.
   Ләкин 4 ай эшләгәч тә,  1941 елның 22 июнь көнне,  бик иртә торып эшкә барырга әзерләнеп торганда, кинәт радиодан  котычкыч хәбәр тапшырдылар... Менә миңа да көтеп торган көн килеп җитте. 1942 елның 22 мартында ашлык суккан җиргә повестка китереп тапшыралар. Миңа кадәре үк әнкәй үзенең өч энесен фронтка озаткан иде... 
  ...Шулай итеп 1942 елның 23 мартыннан дәһшәтле солдат сукмаклары буйлап атлап киттем. Команда җыелып беткәнче ун көнләп Әгерҗе тимер юл станциясендә булдык. Барыбыз да 18-19 яшьлек үсмерләр, бер-беребез белән танышып дуслашып та өлгердек. Барыбызда үзебезнең Татарстаннан идек. Аннан вагоннарга төялдек тә,  Көнчыгышка таба юл тоттык. Без барып урнашкан урын  Красноярск өлкәсенең кечкенә генә Боготол дигән шәһәр яны иде. Ай ярым хәрби сугышка бару өчен хәрби хәзерлек үткәч,  1 май көнне безне, мең ярымлап солдатны, стройга тезделәр дә, хәрби ант кабул иттереп, 2 нче май көнне сугышка алып киттеләр.     Мине беренче көннән үк минометка наводчик (төзәүче) итеп билгеләделәр һәм комсомол җыелышында ротаның комсоргы итеп сайладылар. Мине наводчик итеп билгеләү белән кече сержант званиесе бирделәр. Без барып кергән полк бик талчыккан иде. Сугышчылар да бик аз, алар безне бик шатланып каршы алдылар...
  1946 елның ноябрь аена кадәр Харьковта хәрби училище да укыдым. 1947 елның март аена кадәр Украинадагы Артешевск дигән шәһәрдә 48 нче танк полкында командир полка булып хезмәт иттем. 1947 елның март аенда демобилизация булып туган авылым Иске Дөрешкә кайттым.
Бу альбомда берничә вакыйганы яздым, әгәр сугышта башымнан узганнарны, күргәннәрне барысын да язсам, айлар буе язарга кирәк булыр иде...”
...Әйе, хәтер татлы җиңү тәмен дә, канкойгыч сугышның җаннарны тетрәндергеч фаҗигасен дә мәңге җуймаячак. Кичә, әлбәттә, җырлар һәм Хәниф абый үзе иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды. Гыйздулла абый Тормыш иптәше Мөнирә апа да истәлекләрен сөйләде. ”Без күргәннәрне, без кичергәннәрне, балалар, сезгә кичерергә язмасын. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын!”– дип үзенең теләкләрен белдерде. 
Еллар узып, дөньяга яңа буын килә, әмма беребезнең дә бу дәһшәтле елларны онытырга хакыбыз юк! Бөек Җиңүгә өлешләре кергән, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур, аларга әйтеләсе сүзләр бетмәгән, бетмәс тә.
Гөлфая Гыйлманова, 
Иске Дөреш китапханә мөдире

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International