Боерган авыл җирлегендә бәйрәм алды көннәре

11 мая 2022 г., среда

#Биюрганскаябиблиотека 
#77летиеВеликойПобеды#Поздравлениетыловиков 
Бөек Җиңүнең 77 еллык бәйрәме якынлашып килә. 4 ел буе дәвам иткән дәһшәтле сугышта батырлык үрнәкләре күрсәткән каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. 
Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Алар Җиңүне якынайттылар. Һәм бүген, дистәләрчә еллар узгач, аларның һәркайсының шәхси батырлыгын искә алабыз. 
Шул уңайдан без- Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовна җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре  тыл ветераннарының хәлләрен белештек. 
Колыш авылында гомер кичерүче Фаянур апа Ханнанова , ,Мулланур абый Шаһелгәрәев, Таулардан -Фәүзия апа Сәлимова,Боерганнан-Тәзкирә апа Хаҗиева, Тәгъзимә апа Әхмәтоваларның якты йөзләре,тәмле тел белән илгә-көнгә тынычлык теләп ,күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен сәйләндәй матур итеп тезеп җиткерүләре безнең күңелләргә май булып ятты.Алар Республика Президентына, район башлыгы Ф.М.Камаевка,  авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовнага күчтәнәчләре өчен ол

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International