#КалмиинскаяСБ
#Калмияавылкитапханәсе
#Берочрашуүзебергомер
Ыгы-зыгылы бу мәшәкатьле тормышта да үзеннән бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп тора торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Шундый кешеләр янында булу гына түгел, аларны күрү дә җанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба, елмаясы килә башлый.Рәхмәт Сезгә авыллашлар.
Калмия авыл китапханәсендә дә бик күңелле кичә үтте. Авылдашлар, классташлар очрашты. Уеннар уйнап, җырлар җырлап, рәхәтләнеп биеп ял иттеләр. Күңелле очрашудан рәхәтлек алып таралыштылар авылдашлар. Һәммәсенә дә исәнлек-саулык, тазалык теләп каласым килә.