Авыл кызы Гөлисә.

30 ноября 2022 г., среда


Сүзем, гади генә Калмия авыл кызы Галиева Гөлисә Касыйм кызы турында.Гөлисә апа Калмия авылында туып үсеп, 7 классны бетергәч, үзенең хезмәт юлын шушы туган авылында дәвам итә. Ул 14 яшьтән хезмәт юлын фермада бозаулар карап, сыер савып башлый. Һәм 41 ел савучы булып эшләп лаеклы ялга китә. Әле ул елларда барлык эшләрдә кул белән башкарылган. -25шәр сыерны кул белән савып ала идек, - дип искә ала апабыз.
Укуны бетереп яшь савымчы булып эшли башлагач, кичке уенда Игенче авылы егете Фәрит белән таныша һәм бер-берсен охшатып, тормыш корып яши башлыйлар. Фәрит абый авылда механизатор булып эшли башлый. Матур итеп яшәп,ике ул, ике кыз үстерәләр.Бергәләп нараттан алты почмаклы йорт җиткереп керәләр. Ләкин, бу бәхетле көннәр озакка бармый, Гөлисә апа ялгыз кала. Шулай матур гына яшәп ятканда Фәрит абыйны каты авыру аяктан ега. Бөтен авырлык Гөлисә апа җилкәсенә төшә. Ялгызы дүрт баланы аякка бастыра, олы тормыш юлына чыгара. Балалары да бик тырыш, хезмәт сөючән булып үсәләр. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшиләр, хезмәт куялар. Атна саен кайтып әниләренең хәлен белеп торалар.
Гөлисә апа - ул, бик тырыш, булган. Эшләгән чорда да алдынгылыкта була. Лаеклы ялга туктагач та, ул фермада җиңелчәрәк эшкә йөри. "Мин эшсез тора алмыйм"- ди ул. Гөлисә апа үзе дә бик яшьли әтисез калган. Сугыштан авыр яраланып кайткан әтисе Касыйм абый, яшьли үлеп китә. Әнисе, Җәннәт апа ике баласын ятим үстерә."Тормыш авыр булды, бәләкәй арба белән утын ташулар, тирестән кирпеч басулар дисеңме"- дип искә ала Гөлисә апа.
Без, Китапханә каршында эшләп килүче "Киңәш" клубы членнары белән Гөлисә апаның хәлен белергә килдек. Инвалидлар ункөнлеге алдыннан II группа инвалид булса да төшенкелеккә бирелмичә, күтәренке күңел белән безне сөенеп каршы алды. Безне күргәч күңеле тулды. Элек эшләгән күңелле вакыйгаларны искә төшерде. 1 декабрь дә аңа 77 яшь тула. Шулай булса да, телеңне йотарлык итеп белен пешереп, сөтле чәе белән каршы алды ул безне. Гөлисә апа ул бик моңлы тавышы белән җырлый да әле. Безне дә яраткан җырлары белән котлады. Кашбелова Гөлбостан апа, Исламова Гөлчәчәк апа, Гараева Хәния апалар Гөлисә апаның моңлы тавышына сокланып утырдылар. Бик зур рәхмәтләр әйтеп, теләкләр теләделәр. Мин дә аларга кушылып Гөлисә апаның сандугачтай тавышына гашыйк булдым. Аңа исәнлек-саулык теләп рәхмәтләремне җиткердем. Гөлисә апа инде, элек, смотр концертларында үзенең яраткан җырлары белән чыгыш ясый иде. Аның җырларын авыл халкы бик яратты. Юбилей кичәләрендә хезмәттәшләре кабат-кабат җырлавым сорыйлар иде.
Гөлисә апа "Ялгыз түгел мин, балаларым кайтып торалар, хәлемне беләләр. Ә һәркөн социаль хезмәткәр Фәнзия Зайнуллина килеп хәлләремне белә, уй эшләренә булыша. Ягымлы сүзләре, тәмле ашлары белән сыйлый. Үзенә сәламәтлек бирсен ходай тәгалә" ди ул. Без дә шул теләктә калабыз.
Ил-көннәребез, җаннарыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын дип озатып калды Гөлисә апабыз безнең арттан.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International