В рамках международной декады инвалидов в библиотеке с. Биюрган была организована книжная выставка "Сильные духом".На выставке мы представили произведения известных писателей Фаниса Яруллина, Гакиля Сагирова, Каусарии Шафиковой и книгу нашей односельчанки с ограниченными физическими возможностями Гульфии Аглиевой.
Россиянең мәгариф отличнигы, "Күңелемдә җәй әле" китабы авторы, 45 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия биргән, авылдашларны зурлап "Татарстан яшьләре", "Якты юл" газеталарында йөзләрчә мәкалә язып бастырган , "Тукай районы күренекле шәхесләре " китабында лаеклы үз урынын алган, китапханә каршында оештырылган "Яран гөл" шөгыль клубы җитәкчесе -Гөлфия Әһли кызы Әһлиеваның хәлләрен белешеп, аралашып кайттык. Сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да ,әле хәзер дә газетага мәкаләләр яза. . Авылда уздырылган һәр чарада катнашып, матур чыгышлары белән бәйрәмнәребезне ямьләгән Гөлфия ханымга безнең рәхмәтебез чиксез. "Мөмкинлекләре чикләнгән кеше", - дибез без алар турында. Ә аларның күбесе алай уйламый, киресенче "Мөмкинлекләрнең чиге юк" икәнен безгә үзләренең тормышлары, искитәрлек уңышлары, талантлары, дөньяның яктылыгын, матурлыгын күңел күзе белән күрә белүләре белән дәлиллиләр.
Тулы тормыш белән яшәп, бернигә дә карамастан максатларына ирешкән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында китапханә залында күргәзмә-соклану эшләп килә.
Гөлфия апа Әһлиеваның шигырен сез дә укыгыз!
"Якты юл"га якты сүз
Җисемең туры килгән
Исемең матур- "Якты юл"
Шулай бул ,-дип әйтим әле
Ялагайга каты бул.
Йомшак җәеп куясың да
Утыртасың катыга
Гаделлек- синең юлдашың
Юлың ачык, якты да.
Киңәшләрең көн дә кирәк
Рәхмәт сиңа "Якты юл"
Котлауларың күпкә китте
Ә шулай да, ярый ул.
"Якты юл"дан илһам алам
Каләмемне чарлап торам.
Тагын менә шигырь язам,
Сезнең почтага салам!