Иҗатка гашыйк Шәйдуллиннар – Асылмардановлар гаиләсе

2 марта 2023 г., четверг

Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, — дигәннәр борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шөкер, әлеге эш бүгенгесе көндә дә тукталмый. Матур гына дәвам итә. Шушы көннәрдә районның Яңа поселогы мәдәният йортында «Тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда без дә катнашып, районның данлыклы гаиләләре белән таныштык.

Бүген иҗатка гашыйк гашыйк Шәйдуллиннар – Асылмардановлар гаиләсенә тукталасы килә. Гаилә Күзкәй авыл җирлегеннән килгән. Ни өчен Шәйдуллиннар? Чөнки нәсел тамырларыбыз тирәнгә китә. Ни өчен Асылмардановлар? Чөнки бүгенге көндә иҗат юлының дәвамчылары без дип чыгышларын башлады гаилә. Нәсел җепләре бик тирән тамырларга барып тоташса да, алар белгән мәгълүматлар 19 гасыр азагына туры килә.Ике яклап караганда әби – бабалары төрле һөнәр ияләре булган. Әтиләре Салих ягыннан, бабалары Шәйдулла, Габидулла – Иҗау якларында сәүдә эше белән шөгылләнгәннәр. 20 гасыр башларында гаиләләре белән Себер якларына сөргенгә җибәрелгәннәр.

- Бөек Ватан сугышыннан соң гына Шәйдуллин Самигуллага Җәмилә әбиебез белән гаилә корып, Иҗау шәһәрендә төпләнеп калырга насыйп була. 5 бала үстерәләр. 4 кызлары сәүдә өлкәсендә эшли, ә уллары – әтиебез тимерче була.Бүгенге көндә, сәүдә эшенең дәвамчылары - бертуган энебез  Руслан һәм Эльмира Шәйдуллиннар гаиләсе. Ә әниебезгә ягына тукталсак, монда инде иҗатка гашыйк затлар тармагы. Бу яктан әби – бабаларыбызның төп яшәү урыны – Әгерҗе районы. Әниебез туган якларын сагынып җырларга ярата иде, ди гаилә.Бабалары Мансур данлыклы балта остасы булган, ул төзегән йортлар бугенге көндә дә Әгерҗе районы авылларының бизәге булып тора. Җәйгелектә йортлар салса, салкын, буранлы кышларда ул йорт җиһазлары ясаган. Бу яклап та әбиләренең исеме Җәмилә. 

«Без оныклар, әбиебезнең палас суга торган станнарына кызыгып карап тора идек, үзе югында 2-3 рәт булса да сугып та карый идек. Аның суккан паласлары белән бик күп киленнәр кияугә китте. Әбиебез үзе исән чагында оныкларында да  бирнә итеп палас, җәймәләр әзерләп куйган иде. Алар әле дә кулланышта», ди Шәйдуллиннар-Асылмардановлар гаиләсе.

Шуны да әйтергә кирәк, бабалары Мансур Бөек Ватан сугышында җиңү яулап, Берлинга кадәр барып җитә. Дәүләт тарафыннан бүләкләнә.Әбиләре Җәмилә, әниләре Гөлнәзирә аш суга, камыр ризыкларын пешерүдә бик тә оста булалар. «Бала чактагы мич ашларының тәмле, хуш исләре әле дә онытылмый. Пешеренү серләрен безгә дә әйтеп калдырырга җитештеләр», ди алар.

Менә шундый гаилә ул - Шәйдуллиннар-Асылмардановлар гаиләсе. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкара. Шуңа күрә бу нәселнең киләчәге дә өметле.  Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да игелекле бер эше булсын иде...

 

 

 

Ситдыйкова Альмира Фәрит кызы,

Күзкәй авылы мәдәният йорты директоры.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International