«Гигант» җитештерү кооперативы ҖЧҖе авыл хуҗалыгы тармагының барлык өлкәләре:
игенчелек, орлыкчылык һәм терлекчелек, аерым алганда, сөтчелек буенча, республика күләмендә алдынгылар сафында. Бу уңышларга ирешү: җитештерү кооперативы директоры Риф Хәниф улы
Имамовның алдагысы көнне кайгыртуы, алай гына да түгел, хезмәт җитештерүчәнлеген
күтәрү максатыннан эшне күпкә алдан планлаштыра белүе,
кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып баруы нәтиҗәсе. Бул-
дыклы җитәкче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш һәм яшәеш шартларын уңайлы итү,
аларның фидакарь хезмәтен тиешенчә бәяләүне намус эше дип саный.
«Гигант» җитештерү кооперативы ҖЧҖдә хезмәт куючы Елена Гәрәева «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә лаек булды.