Новости из МБДОУ - детский сад «Салават купере»

20 ноября 2013 г., среда

В МБДОУ - детский сад «Салават купере» проходят очень много разных мероприятий.Например,”экскурсия  в страну знаний”,”Праздник листопада”,”У нас в гостях кукольный театр”

Китаплар иленә сәяхәт

13 нче  ноябрь көнне балалар белән бергәләшеп китаплар иленә сяхәткә бардык.Китапханәче апабыз безне мондагы китаплар доньясы белән таныштырды. Кызыклы әкиятләрне,матур шигырьләрне балалар бик кызыксынып тыңладылар,үзләре дә китаплар белән таныштылар.Сәяхәтебез бик күңелле үтте,балаларга бик ошады.

 Яфраклар бәйрәме

 Балалар белән бу көнне көзге паркка эксскурсия ясадык.Көзге табигатьне күзәттек,көз турында шигырьләр сөйләдек,гербарий өчен яфраклар җыйдык.Табигатьнең шушы матур мизгелендә истәлеккә фотога төштек.

 Бездә кунакта курчак театры

 Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Колобок" курчак театры бездә кунакта булды."Урман җәнлекләренең маҗаралары" дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Соңыннан артистлар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар.Очрашу балалар күңелендә җылы тәэсир калдырды.

 

 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International