Мрәс авылы «Салават купере» балалар бакчасыннан яңалыклар. Бездә күп төрле чаралар еш уза ,сезгә күптән түгел үткән күнелле мизгелләр турында хәбәр итәбез.
Китаплар иленә сәяхәт
13 нче ноябрь көнне балалар белән бергәләшеп китаплар иленә сяхәткә бардык.Китапханәче апабыз безне мондагы китаплар доньясы белән таныштырды. Кызыклы әкиятләрне,матур шигырьләрне балалар бик кызыксынып тыңладылар,үзләре дә китаплар белән таныштылар.Сәяхәтебез бик күңелле үтте,балаларга бик ошады.
Яфраклар бәйрәме
Балалар белән бу көнне көзге паркка эксскурсия ясадык.Көзге табигатьне күзәттек,көз турында шигырьләр сөйләдек,гербарий өчен яфраклар җыйдык.Табигатьнең шушы матур мизгелендә истәлеккә фотога төштек.
Бездә кунакта курчак театры
Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Колобок" курчак театры бездә кунакта булды."Урман җәнлекләренең маҗаралары" дип исемләнгән тамаша күрсәтелде. Соңыннан артистлар балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар.Очрашу балалар күңелендә җылы тәэсир калдырды.