Сезне район Советы, Башкарма комитеты һәмшәхсән үз исемемнән иң затлы милли бәйрәмебез– Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм!
Сабан туе – ул хезмәт бәйрәме, язгы кырэшләренең күркәм йомгагы. Ул халкыбызныңхезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңелкиңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтендә чагылдыра. Ә инде безнеӊ күпмилләтлерайоныбызда узган сабантуйлары халыклардуслыгын чагылдыручы символ буларак та тормышыбызда әһәмиятле роль уйный, төрлемилләт, төрле дин вәкилләрен бер мәйдангаҗыя.
Кадерле дуслар!
Быелгы Сабан туе районыбыз тарихындааеруча мөһим вакыйгалар белән үрелеп бара. Нәкъ 50 ел элек Чаллы районы Тукай районы итеп үзгәртелде. Бу 50 ел – безнеңҗиңү-казанышларыбыз, уӊышларыбыз чоры. Шунысы куанычлы: районыбызда хезмәтсөючән, киң күңелле, уӊган кешеләр яши. Авылхуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социальөлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәмрухы өсти.
Татарстан Республикасы Рәисе карары белән2026 ел республикабызда Хәрби һәм хезмәткаһарманлыгы елы дип игълан ителде. Сабан туе мәйданында без хезмәт батырларын зурлыйбыз, әмма бүген безнең өчен хәрби каһарманлык та аеруча зур мәгънәгә ия. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребез бүген безнеңтынычлыгыбызны, илебезнең суверенитетынсаклый. Сугышлар тәмамланып, егетләребезнеңисән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларынкөтәбез. Аларның әти-әниләренә, якыннарынасабырлык, сәламәтлек телибез!
Мөхтәрәм райондашлар, хөрмәтле кунаклар!
Бүгенге бәйрәм Сезгә бары тик уңай хисләр, яңа көч-куәт һәм шатлыклар гына алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле мул уңышлар һәм тынычлык телим.
Сабан туе котлы мөбарәк булсын!