Габдулла Лотфуллович желает всем -мирное небо

25 января 2014 г., суббота

Калмаш авылында  яшәүче,Бөек Ватан сугышы ветераны,ике тапкыр – «Батырлык өчен», тыныч хезмәттә «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, «Ватан сугышы» орденына лаек булган  Габдулла Лотфулла улы Лотфуллинга  -90 яшь. Бабайны укучылар даими рәвештә очрашуларга чакыралар,ул үзенең истәлекләре хәтирәләре белән бик теләп уртаклаша.  Аңа киләчәктә дә сәламәт булып, тыныч томышта -балалары, оныклары белән гомер  кичерүен теләп калабыз.

Күкләребез аяз булсын,

Сугыш уты янмасын.

Әби-бабайлар язмышын

Без күрергә язмасын.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International