Неделя открытых занятий

27 марта 2014 г., четверг
Теләнче- Тамак авылы   «Акчәчәк»балалар бакчасында ачык шөгыль атналыгы уздырылды.Шул уңайдан, мәктәпкә әзерлек төркем балалары  үзләренең белемнәрен булачак укытучылары Энҗе Салимҗановнага  күрсәттеләр.“Ана теле” шөгылендә -эш дәфтәрләрендә эшләделәр.  Ә “Математика”  шөгылендә балалар “математика иленә” сәяхәт ясадылар.Эшчәнлекне мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Макашова М.Б. алып барды.“Рус телен өйрәнәбез” шөгылен Гайнутдинова Г.Г. үткәрде. Бу шөгыльдә балалар “Яз” ел фасылы һәм аның билгеләре турында сөйләштеләр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International