1 ел элек «Агрокөч төркеме» генераль директоры Гимадеев Ильдар Шамилович ярдәме белән «Акчәчәк» балалар бакчасы бинасының тәрәзәләре алыштырылган иде. Инде менә авылдашыбыз «Азнакай» Агрофирмасы директоры Муслимов Илгиз Рашитович ярдәме белән тәрәзәләребезгә жалюзилар куелды. Ул әле музыка залына паласлар да бүләк итте. Спонсорларыбызга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Безгә күрсәткән яхшылыклары аларның үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!