Ничек яшисең, ветеран?
Апрель ае барышында да район балалар Думасы депутатлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән берлектә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Гыйлметдинова Әнисә Касим кызы җитәчелегендә районыбызда сугыш кырыннан әйләнеп кайткан ветераннарның сөйләүләреннән чыгып хатирәләрен туплау һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, зур буынга ярдәм күрсәү максатыннын “Ничек яшисең, ветеран?” акциясе дәвам итә. Иң беренче булып бу эшне Иске Абдул һәм Кнәз мәктәпләре башлап җибәрде.
Иске Абдул җирлегендә яшәүче Нуриев Рифкатъ Таһаветдин улы гаиләсендә очрашу булды. Иске Абдул авылында 1925 елның 17 нче февральдә туган Нуриев Рифкатъ Таһаветдин улына да сугышка чакыру кәгазе килә. Бөгелмә шәһәренә җыйганнан соң, апрель урталарында аларны Дмитриев шәһәренә алып китәләр. Яшь солдатларны Калуга өлкәсенең Малоярославец районына караган урман эченә урнаштыралар. Рифкать абыйны разведка ротасына билгелиләр. 1944 нче елның җәендә Карачи шәһәре янындагы урманга барып урнашалар. Август аенда фронт юнәлешендә алып чыгып китәләр. Рифкать абыйны батарея белән дивизия арасында элемтәче итеп билгелиләр, ул ике арада пакетлар йөртә. Фронт оборонада тора. Апрель урталарында Кенигсберг шәһәрен алуда катнаша. 23 нче апрель көнне Пиллау шәһәреннән 3 км ераклыктагы урман эчендә яралана. Снаряд кыйпылчыгы җилкәсенә тия. Рифкать абый госпитальдә дәваланганда сугыш бетә. 1950 нче елның 28 апрелендә солдатка туган авылына кайтырга рөхсәт кәгазе бирелә. Шул көннән башлап Рифкать абый туган колхозында намуслы хезмәт итә. Яраткан тормыш иптәше Мөслимә апа белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Рифкатъ абыйның киләсе буынга теләкләре: “Балалар, тырышып укыгыз. Белемегез никадәр күбрәк булса, тормышта шулкадәр җиңелрәк икәненә төшенерсез,”- диде. 11 класс укучысы Ситдикова Резеда, 7 класс укучысы Бикмухаметова Ләйсән үзләренең сорауларына җаваплар таптылар, ә инде 6 класс укучысы Сафина Чулпан ветеран бабайга багышлап “Бабаема хат” исемле җыр бүләк итте. Башлангыч класслар укытучысы Бикмухаметова Гүзәлия һәм аның укучылары тарафыннан эшләнгән кечкенә генә бүләк Рифкать абыйга очрашу истәлекге булып тапшырылды. Очрашу бик дулкынландыргыч һәм тәэсирле үтте.
Быел Рифкать абый 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аңа Бөек Җиңүнең 65 еллыгын сау-сәламәт каршы алуын, тыныч картлык, балаларының игелеген күреп яшәвен теләп калабыз.
Безнең Сәмәкәй мәктәбе укучылылары да сугыш һәм тыл ветераннарын һәр даим игътибар үзәгендә тоталар. Аларның бырып хәлләрен беләләр, ярдәм итәләр, мәктәптә алар турындагы мәгълүмәтләрне яңартканнар, аларга багышлап хәтер почмагын да ясап куйганнар.
Менә район күләмендә уздырыла торган “Ничек яшисең, ветеран?” акциясендә катнаштылар. Авылның ике ветераны Мәхмутов Әскар бабай һәм Сөләйманов Ибрагим бабайда район балалар Думасы депутатлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Альфира Амировна, педагог-организатор Гөлсинә Фараховна, район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Ә.Гыйльметдинова белән бергәләшеп ветераннарның хәлләрен белеп кайттылар. Бу ике ветеран да 1941че елны сугышка китеп 1946нчы елда әйләнеп кайталар. Сугыштан соң да тыныч хезмәттә орден, медальләр алып эшлиләр. Балалар аларга сәламәтлек, тигез тормыш теләделәр, кечкенә бүләкләрен тапшырдылар, ә ветераннар аларга тырышып укуларын, тәртипле булуларын теләделәр. Илгә кабат сугыш килмәсен диделәр.
М.Шилнә авлында да бу акциягә катнашучылар булды. Район Думасы депутаты Шарипова Римма Бөек Ватан сугышы ветераны Королев Василий Гавриловичның сугыш хатирәләре, тормыш тәҗрибәсе белән танышып кайтты. Ветеран үзәккә үтеп керерлек хатирәлә сөйләде һәм балаларга изге теләкләр теләп калды.
Князь урта гомуми белем бирү мәктәбе депутаты Кайнова Екатерина, педагог-организатор Баева Светлана Фаритовна, район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Әнисә Касимовна Гыйльметдинова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллин Мухлис Загидулловичны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап кайттылар. Мухлис абый да сугышның ачысын тойган кеше. Ул яшь буынга тыныч тормыш, әти-әниләргә, зур буынга хөрмәт белән карауларын теләп калды.
Шилнебаш урта мәктәбе укучылары да акциядә катнашучылар арасында беренчеләрдән булып тордылар. Мәктәптә һәр ветеран турында мәгълүмәт туплап, Бөек Ватан сугышына багышланган почмаклар ясап куйганнар. Укучылар бик еш ветераннарга килеп, хәлләрен белеп, кирәк-яракларын алып кайтып, өй буенча эшләр эшләп кайталар. Ә ветераннар бу эшләрне күреп гел сөенеп кенә торалар һәм алга таба да балаларга тыныч тормыш теләп калалар.
Борды урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә акция бара. Акция барышында төрле чаралар үткән: 5 апрел көнне мәктәптә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Таймасов Кәшиф Имам улы белән очрашу булган. Мәктәп укучылары аны һәрвакыт көтеп ала. Бүгенге көндә шәһәрдә яшәсә дә, әледән әле авылга кайтып тора. Кәшиф ага сугыш еллары истәлекләрен белән уртаклашты, укучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Бордыбаш авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны эзләү эше алып барыла. Бу эштә укучылардан ярдәм сорап шулай ук Таймасов К.И. килде. Укучылар бик теләп ризалаштылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл территориясе калган кардан чистартылды. Бу эштә 8 класс укучылары актив катнашты. Борды авыл мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 65 еллыгына бүләкләр тапшыру үтте. Бу чарадан мәктәптә кырыйда калмады.Чарага килә алмаган ветераннарга бүләкне өйләренә барып тапшырдылар. Авылның сугыш ветераны Белов Михаил Григорьевичның гаиләсенә бардылар, аны бәйрәм белән котладылар.
Биклән авылында да район думасы депутаты Миннебаева Гөлшат авыл җирлеге башлыгы белән берлектә ветераннарга бүләк таратуда булышты. Бөек Ватан сугышы ветераны Сараманаев Рафкат Зиганшович кунакларны ачык йөз белән каршы алды, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе язган шигырьләрен укытты, авыр сугыш елларының хатирәләрен сөйләде. Рафкат абый аны онытмыйча һәрвакыт хәлләрен белеп торган өчен бик зур рәхмәт әйтеп калды.
Калмия мәктәбе укучылары ветераннарыбыз белән ел буе тыгыз элемтәдә торалар. Аларны барлап стендлар яңарттылар, өйләрендә булдылар, йорт эшләрендә булыштылар, очрашулар үткәрделәр. 1-4 сыйныфлар укытучылары Габидуллина Ч.А., Харрасова Р.М. белән ветеран Кашипов М.К, Минаев.М.К, 5-7 сыйныфлар Асылмарданова В.В. җитәкчелегендә Гараева М.Г., 8-9 сыйныфлар Ризатдинова .Р. җитәкчелегендә Гарипов М.Г, Ситдиков Я.С. Әхмәҗанов Ш.Ә., 11 нче сыйныфлар уытучы Исламова Г.Х.белән Сафин Х.С., Имамутдинов С.И. исемле ветераннарның өйләрендә булып, тормыш юллары белән тирәннән кызыксынып , алар турында күп материаллар тупладылар, “Хәтер “ китабын яңарттылар. Укучылар үзләренә билгеле көннәрдә ветеран әби яки бабайга барып , хәлләрен белешеп кенә калмыйча, ә идәннәр юып, су китереп, кибеттән төрле кирәк –яраклар да алып кайтып торалар. Укучыларыбыз ветераннарыбызны бер бәйрәмнән дә читтә калдырмыйча мәктәпкә еш чакыралар. Сыйныф сәгатьләрендә,бәйрәм кичәләрендә очрашып үзләренең музыкаль сәламнәре белән куандыралар.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган медаль, бүләк тапшыру тантаналарында да укучылар читә калмадылар, концерт номерлары күрсәттеләр.
Мусабай-Завод авыл җирлеге буенча 3 сугыш ветераны яши:Минкина Мәрьям Гаптрахмановна,
Шаймурзин Гыйльмулла Шаймурзович, Вазиев Гыйльмулла Нуртдиновичович. Бу ветераннарга шефлыкка мәктәп укучылары беркетелгән. 5нче сыйныф укучысы Мухаматнабиева Гүзәл даими рәвештә Гыйлулла абыйларның икесенә дә ярдәм итеп торды, хәлләрен белде. Ташкичү авылындагы башлангыч сыйныф укучылары да даими рәвештә аларның хәлләрен белеп тордылар. Педагог оештыручы Хасанов Илсур бу ветераннарның һәрберсендә 6 нчы сыйныф укучылары белән бергә булды. Аларның тормыш юлларын өйрәнеп альбом төзи. Минкина Мәрьям апага педагог оештыручы Шарифуллина Земфира 9нчы сыйныф укучылары белән шефлык итә. Депутат укучыбыз Ахметзянов Илнар әбинең хәлен белде. 9нчы сыйныф укучылары һәйкәлне дә даими чистартып торалар, йолдызын буяп куйдылар. 19нчы апрель көнне мәктәптә сугыш ветераннары белән очрашу булып узды. Очрашуга Ташкичү авылыннан 2 ветеранны алып килдек, ә Мәрьям апа авыру сәбәпле килә алмады. Аларга концерт номерлары күрсәтелде. Сугыш ветераннары үзләренең тормыш юллары турында кыскача гына сөйләделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте, кечкенә генә күчтәнәчләр бирелде. Очрашу истәлеге итеп аларның карточкалары белән стенд ясалды.

Новотроицкое авылында яшәүче ветераныбыз Ситников Семен Тихоновичны “Хәтер” отряды членнары белән берлектә район балалар Думасы депутаты Соколова Е. барып хәлләрен белеп килделәр. Ветераныбыз 1942 елда военкомат тарафыннан армиягә алына һәм Суслонгер хәрби частенә билгеләнә, Украина якларындагы фронтка эләгә. Ковел шәһәре янында бик нык яраланып Киев шәһәренең госпиталенә эләгә, 1944 елның июлендә демобилизацияләнә. Ветераныбыз балаларга рәхмәт әйтеп, чын күңелдән сөенеп калды.
Теләнче Тамак мәктәбе укучылары авыл җирлегендә яшәүче 9 ветеранның өйләренә барып, очрашулар үткәреп, хәлләрен гел белешеп кенә торалар. Бу акция барышында да Ситдикова Хатимә апаның сугыш елларында 97 дивизиянең 110 медицина-санитария батальонында шәфкать туташы булып эшләгән еллар хатирәсен тыңлап таң калдылар. Мәктәп музеенда оештырылган очрашуда Нуриәхмәтов Муллахмәт абый сугышта танкист булып хезмәт итүе турында сөйләп китте һәм шуның белән горурлык хисе уятты. Ветеран Халик абый Харисовка да укучылар бик теләп йөриләр.
Күзкәй мәктәбендә балалар Думасы депутаты Шәйхетдинов Хәлим үзенең яшьтәшләре белән берлектә өлкәннәргә ярдәмгә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт эшләрендә булышырга,хәлләрен белешергә бик теләп йөриләр, өйләренә барып мәгълүматлар туплап кайтталар.
Менә Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында туып үскән Александр Сизовның нияте изге : укытучы булырга хыяллана ул.Әмма бу максатына ирешкәнче байтак сынаулар үтәргә,үлем белән якалашырга да туры килә аңа. Унтугыз яшьлек егетне фронтка алганда сугыш инде Европа чикләренә якынлаша. Безнең гаскәрләр дошманны үз өннәренә таба куалар.Артиллеристлар әзерләү училищесында күнегүләр үткән Александрны Ленинград тирәсендәге 25 нче артиллерия дивизиясенә җибәрәләр.Бу дивизиядә кечкенә һәм зур калиберлы пушкалар,минометлар һәм катюшалар булган. 1945 нче елның февралендә артдивизия сугышка керә.Аларны Украина фронтына җибәрәләр. Биредәге армия белән маршал Конев җитәкчелек иткән. Сугышның иң кызган, дошманның җиңелү куркынычын сизеп, нык каршылык күрсәтергә азапланган чагы. Нейсе елгасын кичү вакытындагы мәхшәр ветеранның төшләренә еш керә. Елганы кичкәч, бер-бер артлы шәһәрләрне азат итәләр. Аннары артиллерия дивизиясен Чехословакиягә җибәрәләр.Венгрия шәһәрләрен азат итүдә дә катнашкан.Фашистларның үз илләренә барып җитеп,үз өннәрендә тар-мар итүдә катнашырга туры килә ветеранга. Берлинны көньяктан урап кереп, рейхстагны утка тотарга боерык бирелә.Шулай итеп, әле 20 яше дә тулмаган совет солдатына рейхстагны штурмлауда да катнашырга туры килә. Тыныч хезмәтен укытучы һөнәре белән башлап җибәрә.Шул эшендә 53 ел эшли. Шуның 46 елын Күзкәй урта мәктәбендә балаларның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә эшли. Сугыш елындагы батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы ордены, Берлинны алган өчен медаль, Праганы азат итү медале һәм башка сугыш истәлеге медальләре белән бүләкләнә. Укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен Мәгариф Отличнигы һәм Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемнәргә лаек булдган. Шулай ук физкультура һәм спортны үстерүдәге мактаулы билге –значок белән бүләкләнгән.
Бу акциядә Иштирәк мәктәбе дә калышмады. Район балалар Думасы депутаты Мекбаева Анжелла башка укучылар белән берлектә ветераннарга бүләкләр тапшыруда, аларны концерт номерлары белән куандыруда, аларның батырлыклары турында мәгълүмәт туплауда бик теләп катнаштылар.
Түбән Суык-Су гомуми белем бирү мәктәбе балалар Думасы тарафыннан да тыл һәм сугыш ветераннарының исемнәре барланды. Дума әгъзалары ветераннарның өйләренә бардылар, хәлләрен белештеләр, ярдәм кирәк булса, ярдәм иттеләр: кибеткә бардылар, хат яздылар, өйләрен җыештырдылар, ишегалларын себерделәр. Бигрәк тә Гандәлиб апа бедән очрашу күңелләрдә якты эз калдырды. Ул үзенең тормыш юлы, мәктәп турында сөйләде, бездән дә мәктәп хәлләре турында, укуыбыз турында сораштырды, үзенең үтемле үгет - нәсыйхәтләрен бирде.

Иске Дөреш авылында бүгенге көндә 6 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Аларга һәрберсенә ярдәм итәр өчен укучылар беркетелгән. Укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына кибетләрдән ипи, сөт, медпункттан дарулар алып кайтып бирәләр. Кыш көннәрендә карларын көриләр, язын ишегалды, капка төбе себерәләр, бакча чистарталар. Бәйрәмнәрдә концертлар куялар, үз куллары белән эшләгән төрле бүләкләр тапшыралар.
Комсомол мәктәбе укучылары да бу эшләрдән калышмыйча ветераннарның хәлләрен белешеп, һәрчак ярдәм итәргә әзер торалар. Мәктәп эчендә дә бик күп эш башкарылган: ветераннар турында мәгълмәтләр тупланган, стендлар ясалган.
Акция барышында Калмаш урта мәктәбе укучылары авыл җирлегендә яшәүче барлык ветераннарда да булып чыктылар, аларга ярдәм күрсәтеп, бүләкләр тапшырып киттеләр.
.jpg)
Тукай муниципаль районы Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе ветераннарның хәлләрен белү белән беррәттән һәйкәл төзекләндерү буенча эшләр дә алып бара: һәйкәл карлардан арындырылып, себереп, чүпләре түгелде. Утырту өчен рассадалар үстерелә. Ремонт эшләре бара.
Бәтке авыл җирлегендә 7 сугыш ветераны һәм 100 артык тыл ветераны бар. Мәктәп укучылары һәр елны аларга ярдәм йөзеннә һәр класска беркетелгән ветераннарның хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар. Менә бу елны да мәктәп укучылары концерт күрсәтеп, авыл җирлеге башлыгы Борзихин В.М. белән берлектә бүләкләр тапшырып ветераннарны тагын да сөендерделәр.
Елдан-ел ветераннарыбыз саны сирәгәя, шуңа аларга ярдәм итү бер генә көн яисә атна түгел , ә уку елы дәвамында алып барыла. Укучылар һәрдаим ветераннарыбызның хәлләрен белеп, ярдәм күрсәтеп, һәйкәл янында өмәләр ясап, аның тирә ягын чистартып, тәртипкә салып торалар. Яраларның сызлавына түзеп яшәгән, ә шулай да көр куңелле ветераннарыбызның безнең укучыларны өйләрендә җылы кабул итүләре өчен минем куңелемдә рәхмәт хисләре уяна. Бәхетле киләчәк бүләк иткәннәре өчен, без ветераннарга рәхмәтле һәм алар алдында баш иябез.
Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты
Ә. К. Гыйльметдинова