в П. Новый пришли гости из поселка Комсомолец и Татарстан

24 февраля 2016 г., среда

Яна поселогы  мәдәният  йортында 23 февраль  көнне  Ватанны  саклаучылар  көненә  багышланган  әдәби -  музыкаль  кичә  уткәрелде. Бәйрәмебез   ватанпәрвәрлек    (патриотик)  хисе  белән  сугарылган   шигырьләр ,жырлар белән  урелеп  барды.Ир-егетләребезне  котларга  килгән  ут  куршеләребез Татарстан  поселогыннан  Владимир  Веретинников , Комсомол  поселогыннан  Анна Шарифьянова  житәкчелегендәге  бию  коллективы  кызлары  бәйрәмебезгә  ямь  әстенә   ямь өстәделәр.Ватанны  саклаучылар кәне  бер  кемне  дә  битараф  калдырмады  .Булачак     солдатларны   бәйрәм  белән  котларга,   яшьләргә  узенен  утемле  сузен  әйтергә , Әфган  сугышы  ветераны   Майоров  Александр  Анатольевич    килгән  булса,    ә   хезмәт  һәм  сәхнә  ветераны  Гәлчәчәк  Ибрагимова    татар  халык  жырларын  буләк  итте .(Баянда Рифкать Абдуллин).«Мизгел»  -  бию  тәркеме   кызлары  - егетләре (Сәлтангараева  Ильвина   һәм Ильмира , Мавлиева Регина,Шайдуллина  Ильвина ,Шарифуллин  Зәлфәт,Абрамов  Артем ,Безпальчук Егор  , Хайруллин Дамир.)һәрвакыттагыча  узләренен  матур  биюләре  белән  халыкны   шаккатырды. Бәйрәм  кичәсен яшьләр  арасында  абруйлы   жырчы  егетебез  Тимур Колчерин«Солдаты»  -дигән  жыры  белән  тәмамлады.Соныннан  яшьләр  дискотекада   рәхәтләнеп  биеделәр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International