Ветеран тыла Вильданова Амина

16 апреля 2016 г., суббота

Тыл Ветераны Вильданова Әминә апа

Бәләкәй генә буйлы Әминә апа Вильданова Сарман районы Казаклар авылында 1930 нчы елның  19 нчы гыйнварында дөньяга килә. Бик сәламәт булып тумау сәбәпле, белем ала алмый. Ирләрен,  әтиләрен, абыйларын сугышка озаткач, бөтен авырлык авылда калган  карт карчыклар, хатын-кызлар, үсмерләр өстенә төшә. Әминә апа да әнисенә ияреп, кул урагы белән ашлык ура, басуга орлык симәнәсе ташый. Көче булган карт-корылар, хатын-кызлар бәләкәй чана тартып,  кайберләре биштәр асып, көннең нинди булуына карамастан, көн-төн Чаллы элеваторыннан ашлык  ташыйлар. Әниләрен көтеп,  ачлык- ялангачлык балаларның үзәкләренә үтә. Балалар басудан  бәрәңге кәлҗемәсе, кычыткан, алабута  үләннәре  җыеп әниләренә әзерләп куялар. Кич җиткәч,  сукыр лампа  яктысында  солдат хатларын укып,  фронт өчен җылы оекбаш, бияләйләр бәйлиләр. Күңелләре белән сугыш бетүен көтәләр.

Сугыш беткәч, яшь кызларны вертолет заводына эшкә җибәрәләр. Сәламәтлеге булмагач, ул анда озак эшли алмый, кире  Казаклар авылына кайта.  Ул тумыштан II группа инвалиды. Әнисе  вафат булгач, үз-үзен  тәрбияли алмый. Өе дә  начар  хәлгә килә. Озакламый, 2004 нче елда  Теләнче – Тамак  картлар йортына яшәргә килә. Хәзерге көндә , ак яулыгын бәйләп , хөкүмәткә рәхмәт әйтеп, җылы,  якты  бүлмәдә үзе белгән догаларын укып, җитәкчеләргә, эшләүчеләргә исәнлек- саулык,  гомер тели.  Хөкүмәт тә үзенең   тыл ветераннарын онытмый.  Рәхмәт хатларын, юбилей медальләрен  җибәреп тора. Авылдашлары да хәлен белеп, күчтәнәчләрен китереп торалар.

            Хөрмәтле Әминә апа! Шулай изге догаларыңны  укып озак еллар яшә!

“Сугыш беткәч, яшь кызларны вертолет заводына эшкә җибәрделәр. Сәламәтлегем булмагач, мин анда озак эшли алмадым, яңадан  Казаклар авылына кайттым.  Тумыштан II группа инвалид. Әни  вафат булгач, үз-үземне  тәрбияли алмадым. Өй дә  начар  хәлгә килде. Озакламый, 2004 нче елда  Теләнче – Тамак  картлар йортына яшәргә килдем. Хәзерге көндә , ак яулыгымны бәйләп , хөкүмәткә рәхмәт әйтеп, җылы,  якты  бүлмәдә  белгән догаларымны укып гомер итәм.”

                                                                                                                         Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Диләрә Гарипова

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International