ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«____» _________ 2020 ел № ______
Тукай муниципаль районы депутатына, җирлеүзидарәнеңсайланулы органы әгъзасына, җирлеүзидарәнеңсайланулывазыйфаизатына карата үзкеремнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләретурындадөресбулмаганяисәтулыбулмаганмәгълүматларбиргәнөчен(әгәрбумәгълүматларныбозуҗитдибулмаса)җаваплылыкчараларынкулланутурындакарар кабул итүтәртибехакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законнар, «Муниципаль вазыйфа яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъвалаучы гражданнар, контракт буенча муниципаль вазыйфаларны яисә җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» 2017 елның 19 июлендәге 56-ТРЗ номерлы, «Муниципаль вазыйфаларга, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасына, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» 2017 елның 19 июлендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары, муниципаль берәмлек уставы нигезендә мнуиципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
2. Әлеге карарны Тукай районының «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында, шулай ук Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципальберәмлек
Башлыгыурынбасары Р.И. Закиров
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елныӊ «___»_______________ номерлы карарына кушымта
Тукай муниципаль районы депутатына, җирлеүзидарәнеңсайланулы органы әгъзасына, җирлеүзидарәнеңсайланулывазыйфаизатына каратаүзкеремнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләретурында, шулайукхатынының (иренең) һәмбалигъбулмаганбалаларыныңкеремнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләретурындадөресбулмаганяисәтулыбулмаганмәгълүматларбиргәнөчен(әгәрбумәгълүматларныбозуҗитдибулмаса)җаваплылыкчараларынкулланутурындакарар кабул итүтәртибе
1. Тукай муниципаль районы депутатына, җирлеүзидарәнеңсайланулы органы әгъзасына, җирлеүзидарәнеңсайланулывазыйфаизатына карата үзкеремнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләретурында, шулайукхатынының (иренең) һәмбалигъбулмаганбалаларыныңкеремнәре, чыгымнары, мөлкәтеһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләретурындадөресбулмаганяисәтулыбулмаганмәгълүматлар(алга таба – керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар) биргәнөчен(әгәрбумәгълүматларныбозуҗитдибулмаса) җаваплылыкчараларын(алга таба – җаваплылык чаралары)куллану турында карар кабул итү процедурасын регламентлый.
2. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясы 73-1 өлеше нигезендә керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар биргән муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга түбәндәге җаваплылык чаралары кулланыла:
1) кисәтү;
2) депутатны, ТР Тукай муниципаль районы сайланулы органы әгъзасын ТР Тукай муниципаль районы Советында (алга таба – Совет), ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә сайланулы органында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм итеп, аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы,Советта, ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә сайланулы органында вазыйфадан азат итү;
3) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;
4) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы,Советта, ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә сайланулы органындавазыйфалар биләүне тыю;
5) аның вәкаләтләре срогы тәмамланганчы, даими нигездә вазыйфалар башкаруны тыю.
3.Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата әлеге Тәртипнең 2 пунктында санап үтелгән җаваплылык чараларының берсен куллану турында мәсьәлә Совет тарафыннан карала.
Күрсәтелгән мәсьәләне карау өчен Татарстан Республикасы Президентының Советка кергән, муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка карата җаваплылык чараларын куллану турында «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясы 73өлешендә каралган гаризасы нигез булып тора.
4. Җаваплылыкчараларынкулланутурында Татарстан Республикасы Президенты гаризасы Совет тарафыннанулкергәнкөннәнөчайдан да соңгакалмыйча карала.
5. Совет муниципаль вазыйфаны биләүче затка аңа карата җаваплылык чараларын куллану турында мәсьәләне карау хакында күрсәтелгән мәсьәләне карау датасына кадәр биш эш көненнән дә ким булмаган вакыт эчендә язма рәвештә хәбәр итә.
Совет утырышыныӊ урыны һәм вакыты турында хәбәр алган муниципаль вазыйфаны биләп торучы затның килмәве Татарстан Республикасы Президентының җаваплылык чараларын куллану турында гаризасын карауга комачауламый.
6. Муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка карата җаваплылык чараларын куллану турында Татарстан Республикасы Президенты гаризасы Совет утырышында Советныӊ 2013 елныӊ 28 августындагы 23/5 номерлы карары белән расланган Совет регламентында (алга таба – Регламент) билгеләнгән тәртиптә карала.
Күрсәтелгән мәсьәләне караганда, муниципаль вазыйфаны биләп торучы затка тапшырылган мәгълүматлар буенча аңлатмалар бирү мөмкинлеге бирелергә тиеш.
Муниципаль вазыйфаны биләүче затка карата җаваплылык чараларының берсен куллану турында мәсьәләне караганда, депутатлар тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча таләпләр үтәлергә тиеш. Совет утырышында рәислек итүче депутатларга мәнфәгатьләр каршылыгы булу яки каршылыкның барлыкка килү мөмкинлеге турында хәбәр итү турында тәкъдим итәргә тиеш.
Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу максатында, мәнфәгатьләр конфликтын яклаучы депутат рәислек итүче тарафыннан карар кабул итүдән читләштерелә.
7. Татарстан Республикасы Президенты гаризасын карау нәтиҗәләре буенча муниципаль вазыйфаны биләүче затка карата җаваплылык чараларын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турында карар кабул ителә.
Әлеге карар Регламентта билгеләнгән тәртиптә кабул ителә.
Аңа карата Татарстан Республикасы Президенты гаризасыкергәндепутаттавышбирүдәкатнашмый.
8. Җаваплылык чарасын куллану турындагы карар гаделлек, туры килү, пропорциональ булу һәм кире кайтмау принципларына таянып, кылынган коррупцион хокук бозуның характерына, аның кискенлегенә, нинди шартларда кылынганлыгына бәйле рәвештә, шулай ук муниципаль вазыйфаны башкаручы затның үз вазыйфаи бурычларын (вәкаләтләрен) үтәүдә элеккеге нәтиҗәләре, аның коррупциягә каршы тору максатында билгеләнгән башка чикләүләрне, тыюларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре нигезендә кабул ителә.
Хисап чорында керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен бары тик бер генә җаваплылык чарасы кулланылырга мөмкин.
9. Җаваплылык чарасын куллану турында карарда коррупцион хокук бозуга күрсәтмә, муниципаль вазыйфаны биләүче зат тарафыннан бозылган норматив хокукый актлар нигезләмәләре, карарга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирү хокукы булырга тиеш.
10. Җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турында карарда мондый баш тартуның дәлилләнгән нигезе булырга тиеш.
11. Җаваплылык чарасын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турында карарның күчермәләре алар кабул ителгәннән соңгы биш эш көне эчендә муниципаль вазыйфа биләүче затка имза куйдырып тапшырыла яисә тапшыру турында белдерү кәгазе белән бергә почта аша җибәрелә, шулай ук Татарстан Республикасы Президентына җибәрелә.
Җаваплылык чарасын куллану турында карарны муниципаль вазыйфаны биләүче затка җиткерү мөмкин булмаса яки күрсәтелгән зат карарны имза куеп алудан баш тартса, Советныӊ вәкаләтле заты тарафыннанюгарыда күрсәтелгән затның җаваплылык чарасын куллану турында карар белән танышудан баш тартуы яисә аңа бу карар турында хәбәр итү мөмкинлеге булмау турында акт төзелә.
12. Җаваплылык чарасын куллану яисә җаваплылык чарасын кулланудан баш тарту турында карарга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.