Юл хуҗалыгы һәм транспорт Башкарма комитет җитәкчесенең 05.04.2013 ел, № 1457 карары белән муниципаль район авыл җирлекләренең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары исемлеге расланды.
Алар арасында: цемент - бетон өслекле - 35,1 км; асфальт-бетон өслекле-158,3 км; вак ташлы-гравийлы - 117,2 км; грунт өслекле-141,2 км. «2012 елга Татарстан Республикасында юл эшләре турында» һәм «юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» республика программалары буенча һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту хисабына 130,6 млн.сумлык 19,7 км асфальт юл төзелеше һәм реконструкцияләнде.
Районда пассажирлар ташу буенча транспорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсе хәл ителде. Көн саен район маршрутларына 16 кече, урта һәм зур сыйдырышлы автобус чыга.
15 маршрут буенча хәрәкәт тәэмин ителгән. Барлык маршрутларның гомуми озынлыгы 370 км тәшкил итә. 2013 елда кредитка һәм лизингка автобуслар сатып алу хисабына автобус паркы, 2009 ел белән чагыштырганда, 70% ка яңартылды. Төрле пассажир сыйдырышлы 24 автобус, микроавтобуслардан алып зур шәһәрара һәм 7 җиңел такси автомобиле бар. Административ үзәк белән даими автобус элемтәсе булмаган торак пунктларда яшәүче халыкның гомуми саны 11 % тәшкил итә.
Соңгы яңарту: 2022 елның 22 апреле, 11:51