Флёра Садрый кызы Сафиуллина, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе 

Флёра Сафиуллина, Флёра Садрый кызы Сафиуллина, рус. Сафиуллина Флёра Садриевна (1938-2011) — галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы (2000), Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) профессоры (1997), гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире. Татарстанның атказанган укытучысы (1993). Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2001). Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004).

Флёра Сафиуллина
Ф.С.Сафиуллинаа.jpg
   

Тәрҗемәи хәле 

1938 елның 24 маенда ТАССР Ворошилов районы (1959 елдан СарманЧаллыТукай районнарына кергәнТеләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районыЯңа Чүриле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган (1960).
М.З. Зәкиевның фәнни җитәкчелегендә «Хәзерге татар телендә сүз тәртибе» темасына кандидатлык (1966), «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклаган.

Соңгы яңарту: 2022 елның 12 апреле, 14:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International